Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » 2013 » Апрель » 23 » Мадриль Гафуров Кояш улы (поэма)
    20:02
    Мадриль Гафуров Кояш улы (поэма)

    Мадриль Гафуров.

    Кояш улы
    ПОЭМА
    40 ел Увары аулы балаларын укыткан
    газиз Мөхәммәт абыем истәлегенә.
     
    Кайтып киләм Уварыма -
    Тарта туган якларым:
    Йөгерә-атлап,
    Таулар аша
    Ашыга аякларым...
    Сорасалар дуслар миннән:
    — Нәрсә ул, дип, Увары? —
    җавап бирәм: авыл бары,
    Ләкин Айдан югары.
    Иң кадерле миңа урын —
    Булмаса да башкала,
    Шуңа күрә читтә торсын
    Мәскәве һәм башкалар.
    Кайтып киләм авылыма
    Гомер дигән ерактан, —
    Дөмекмиме машинасы —
    Ташлап киттем Моракта...
    Атым да юк,
    хатын да юк —
    Йегерәм ялан аяк,
    Җилкәдә — иске чабата,
    Кулымда — кәкре таяк.
    Тугай буйлап,
    Уйлар уйлап,
    Кайтам туган ягыма,
    Бала чагым баса уйнап
    Колын булып яныма.
    Адым саен күз алдына
    килә үткән-күргәнем:
    Җирен түгел — тузанын да
    Сагынган җаным-тәнем...
    Ә йөрәгем, биктә сымак,
    Дөп-дөп килеп талпына, —
    үксеп-үксеп,
    Рәхмәт укыйм
    Җиремә һәм халкыма.
    Менә биек тау янында
    Исемсез елга ага,
    Шушы елганың ярында
    Мин килгәнмен дөньяга.
    Әни белән әти мине
    Чәчкәләргә төргәннәр,
    ’’Мадриль” - ягъни «кояш улы»
    дигән исем биргәннәр.
    Юраганнар миңа бәхет,
    Шатланып һәм җырлашып,
    Шуннан бирле баш өстемдә
    Сүнми минем кояшым.
    Әмма булды төрле чагым,
    Хәтта өчтым мин ярдан,
    дошманнарым китте чагып,
    дусларым итте ярдәм.
    Әчесе дә,
    төчесе дә
    Төште минем башыма,
    Бирешмәдем,
    ирешмәдем —
    Үрелдем кояшыма.
    Йөремәдем ансат юлда
    Баер өчен ашыгып,
    Үтәп Ватаным кушканны,
    Авыр йөкләр ташыдым.
    Хәзер инде,
    арып-талып,
    Кайтам туган ягыма.
    Суларыма, тауларыма,
    Туганнарым янын.
    Әкрен генә Ик буенан
    Ишетелә Элмәлек”, —
    Эх, туган җир,
    синнән башка
    Бу дөньяның яме юк.
    Туган ягым — газиз ягым,
    Әйтергә сүзем җитми:
    Сөйдерә дә,
    көйдерә дә,
    елатса да — рәнҗетми.
    Уйламагыз, мактана дип,
    Ялган түгел сүзем — чын:
    Ифрат ямьле туган ягым,
    Исеме дә Күгәрчен.
    Беләм,
    аңлыйм,
    Һәрбер кеше
    Ярата туган ягын;
    Кемгә — Илеш,
    кемгә — Чишмә,
    Миңа — Күгәрчен якын.
    Ә Уварым Күгәрченнең
    Матурлап торган нуры,
    Эзләсәң дә — табалмассың
    Син бүтән андый урын.
    Яшел урман,
    биек таулар -
    Барысы да бездә бар:
    Җәй кичләре — сандугачлар,
    Кышлар килсә - ап-ак кар.
    Һаваларда — хуш исләре,
    Суы- балы шифалы,
    Кызлар — чибәр,
    егетләр шәп,
    Абзарлар тулы малы.
    Тормыш бара:
    Картлар китә,
    Туа яңа балалар —
    Булмаса да эшкуарлар,
    Төпле яши уварлар...
    ...Уйлар уйлап,
    Соңлап үттем
    Сатлык авылын узып,
    Шунда яши Бибисара —
    Тәүге әпиткән кызым.
    Хәзер инде Биби-әби,
    Мин дә атлыйым җитмешкә,
    Хәтта оныклар да җиткән
    Безне тилерткән яшькә.
    Әх, дуамал, сихри чаклар,
    Калды еракта әрәм, —
    Белми шул яшьлек кадерен,
    Гомер кичмичә,
    Адәм...
    Яндырып сүнгән күмерне,
    Еллар чылбырын сүтеп,
    Ике тапкыр бер гомерне
    Булмый шул, дуслар, үтеп.
    Шуңа күрә, тәү мәхәббәт
    Кертсә дә газапларга,
    Язган безгә аның хисен
    Мəнге истə сакларга.
    Оялаган ике бөркет
    ”Кыз ташланган” кыяда, —
    Авыз ачып,
    азык көтә
    Ялгыз бала ояда.
    Тиздән аны биек күккә
    Күтәрер канатлары,
    Мин дә шулай,
    Канат җәеп,
    Зур дөньяга атладым.
    Тик бөркет тә җиңел кичми
    Күкнең зәңгәр даласын, —
    Шуңа мәллә -берәү генә
    Була бөркет баласы?
    Ә каргалар,
    өерем, өерем,
    Бөтен даланы баскан...
    И, Ходаем, ярдәм итче,
    Кара карга булмаска...
    Бара торгач, килеп чыктым
    Җиләк җыйган яланга, —
    Туган җир ул уртак була
    Яхшыга һәм яманга.
    Яманнарны искә алмыйк —
    Алар безгә кирәкми,
    Бер корыган ботак өчен
    Кисмиләр бит тирәкне...
    Әмма ялгыш,
    Йә алданып,
    Сата күрмик без данны,
    Акны карадан аеры
    Саклый белик вөҗданны.
    ...Олы Икнең ар ягында –
    Күрше авыл Морадым,
    Морадымнан Уварыма,
    Әйткәндәй, тик бер адым.
    Йөгерә-атлыйм,
    Йөрәк түзми —
    Әкрен кыскара ара...
    Менә күренде томаннан
    Мәктәп башы — манара.
    Манараны күрү белән
    Китте күңелем тулып, —
    Ул бит минем абыема
    Тора истәлек булып.
    Кайчандыр мәктәп йортында,
    Әйтәләр, мəчет булган,
    Ә мәктәптә ярты гасыр
    Бөтен аул укыган.
    Вакыт үтә,
    шул мәктәптә
    Укый яңа балалар,
    Бабалары кебек алар
    Анда акыл алалар.
    Ә манара һаман тора:
    Бирешми җил-давылга,
    Көнен-төнен, маяк сыман,
    Нурын чәчә авылга.
    Нинди генә җил чыкмасын —
    Саклаган абый аны,
    Курыкмаган аҗдаһадан
    Укытучының даны.
    Онытмыйк үткән-киткәнне,
    Ләкин саклыйк без барны:
    Абыем юк,
    Ә манара
    Ямьләп тора Уварны...
    ...Ике халык бездә яши
    Туганнар кебек күптән, —
    «Кем бирде дип ул бәхетне?»—
    Сорагыз, дуслар, күктән.
    Ике авыл арасында,
    тезләнеп дога кылам:
    Имин булсын алгы көндә
    Туган җирем һәм балам.
    Имин булсын карты-яше,
    Яшәсен чүкеч-урак,
    Җил-давыллар,
    утлы яшен
    Үтсеннәр безне урап.
    Сүрелмәсәң иртә күзем,
    катмасыннар колаклар,
    Барып җитсен сезгә сүзем,
    Уварлар һәм мораклар.
    Язганымны, туганнарым,
    Кабул итеп, укыгыз,
    Кунак көтеп,
    Йортыгызда
     Ялтырасын утыгыз.
    Әгәр инде күрәлмәсәм
    Якташларның барысын,—
    Шушы догам бүләк булсын,
    Тик соңгысы булмасын!
    Беләм,
    көтә балаларын
    Әниләр һәм әтиләр,
    Читән аша юлга карап-,
    Тик серләрен әйтмиләр...
    Ни әйтергә?
    Ныклап тота
    Яшьләрне бит калалар,
    Ләкин беләм,
    Кайтыр бер көн
    Калалардан балалар,
    Миңен сыман,
    Йөгерә-атлап,
    Бүлмасалар җилкуар,
    Туган җирдән кадерлерәк
    нэрсэ сон дөньяда  бар?!
    Дога кылам,
    Күккә таба
    Күтәреп күзләремне:
    Ләкин күккә түгел —
    жиргә багышлыйм сүзләремне.
    Бармы-юкмы,
    Кем белсен соң,
    Алласы һәм шайтаны:
    Юк бит әле киткәннәрнең
    Кире атлап кайтканы.
    Алла булса —
    Үскән чакта
    Йөремәс идем мин ач,
    ялгышсам — гафу сорармын,
    Алла янына баргач.
    Бергә күргән ике авыл
    Яхшысын-яманын да,
    Бергә үтә сабантуйлар
    Кораер яланында.
    Көзләр җитсә - килен төшә,
    Туйлар уйный безнең як,
    Ике авыл гөрләп тора —
    Эх, түзсен генә аяк...
    Тыпырдата аякларны
    Кымыз белән әче бал,
    Чыккансың икән мәйданга,
    белмәсәң дә,
    биеп ал.
    Ә авылны буйлап,
    җырлап,
    Гармун тарта егетләр,
    Туган җирнең моңын тыңлап,
    Өрмиләр хәтта этләр.
    Өздер гармун,
    Сызгырт курай —
    Бетмәс тормыш газабы,
    исән чакта
    биеп, җырлыйк —
    Шайтан белсен азагын...
     Арттырасың, диләр дуслар,
    Бардыр инде әзерәк:
    Ни эшлим соң —
    Туган җирне
    Матурлап күрә йөрәк.
    ...Мин дә шунда туып үстем,
    Яшьтән чабата үрдем,
    Агулы башаклар ашап,
    Халык күргәнен күрдем.
    Мин теләмим ул елларның
    Кара төсен акларга,
    Ләкин бирсен ходай миңа
    Яшьлегемне сакларга.
    Булсын истә аулак өйләр,
    Таңга тиклем уеннар,
    Очрашулар,
    хушлашулар,
    Тәүге җылы куеннар.
    Бирсен Ходай яшьтәшләргә
    Озын-озак гомерләр,
    Ашыкмыйк,
    Әҗәл килгәч тә,
    Калдырмаслар —кумерлəр.
    Булмасам да һәрчак алда
    Чабышканда атларда,
    Тәүфыйк белән акыл алдым
    Мин иманлы картлардан.
    Барысын да,
    санамыйча,
    Бирде миңа Уварым,
    Шуңа күрә аңа кайтам,
    Озын юллардан арып.
    Күпне үттем,
    күпне күрдем –
    Җир шарын чыктым урап, —
    Инде үземне авылда
    «Аксакал», диләр, зурлап...
    Атлап киләм урам буйлап,
    Каршы ала Уварым —
    Йортта иркәм, җырлар җырлап,
     Йөри, атын тугарып.
    Капка төбенә күршеләр,
    Мине күреп, җыелган,
    Алар белән яшьлек дусым,
    Рәхмәт, имин быелга...
    ...Өч тау саклый авылымны,
    Төшерми хәтта кырау:
    Берсе Корыч,
    берсе Кылыч,
    Өченчесе — Каен-тау.
    Каеннарның ак башларын
    Сындырган үткән давыл, —
    Каен-тауга якташларны
    Алып бара соңгы юл...
    Шунда ята туганнарым,
    Юл юк кире кайтырга,
    Вакыт җиткәч,
    Насыйп булсын,
    Яннарында ятарга.
    Taугa карап,  искə алам
    Узган – тузган елларны, —
    Үтәлмәгән вәгъдәләр күп...
    Кем соң үтәр аларны?
    Күз алдымда яше-карты,
    Яшәсәк тә ачлы-тук,
    Ярсып чаба гомер аты, —
    Туктатырга чара юк…
    Просмотров: 664 | Добавил: gafuri | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Календарь
    «  Апрель 2013  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930
    Архив записей
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz