Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Категории раздела
    Филиал в г. Екатеринбурге [0]
    Екатеринбургское региональное общество имени Мажита Гафури (филиала «Гафури XXI век»).
    Мои статьи [112]
    Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » Статьи » Мои статьи

    Стихи Мадриля Гафурова на татарском языке
    Стихи Мадриля Гафурова на татарском языке

    Җир
    Кулларымны җиргә батырдым –
    Йомшак кына язгы туфракка…
    Җир тудырды бик күп батырны,
    Үги ана булды куркакка.
    Җирдән чыгып,
    Җиргә күмеләбез,
    Гомер буе җирнең йәме без:
    Тере чакта – җирдә күңелебез,
    Корбан булсак – җирдә тәнебез.
    Кайда гына китмәсәк тә җирдән –
    Айга тисен әйдә түбәләр! –
    әҗәл җитеп
    хушлашканда ирләр
    айны түгел –
    җирне үбәләр.
     

    Халкыма
    Кичер мине,
    Кичер мине, халкым,
    Кайчак сине
    Санга сукмадым.
    Тик карама, халкым,
    Миңа салкын –
    Сиңа кайтты
    Кире сукмагым.
    Кошлар да бит,
    Авыр юллар үтеп,
    Тугаена кайта
    Әйләнеп,
    Ә мин – кеше,
    Мине әнкәм сөте
    Мәңгелеккә сиңа бәйләде.
    Мин яраттым яшьтән
    Урыс телен,
    Ул өйрәтте
    Мине җырларга –
    Саф йөрәктән аңа
    Рәхмәт бүген,
    Рәхмәтем зур
    Үткән елларга.
    Тормышымда, бәлки,
    Уңмасам да,
    Тумышымдан, халкым,
    Мин уңдым:
    Нинди генә телдә
    Җырласам да –
    Җырларымның моңы
    Син булдың.

    Хыял
    Рәми Гариповка – туган телемдә язган беренче шигырьләремне
    матбугатта баскан Остазга.
     
    Ир бәхете –
    Ул бит ил бәхете…
    Ялан тәпи баскан туфрагың,
    Каныңа сеңгән шәрбәт –
    әнкәң сөте –
    алардан пакъ
    нәрсә бар тагын?
    Әммә кеше
    Инде ничә гасыр
    Йолдозларга
    Ера сукмаклар,
    әйтерсең дә -
    аны кем дер куа,
    әйтерсең дә -
    аңа җире тар...
    Куу түгел –
    Киресенчә,
    Халык
    Уйламасын өчен ул хакта,
    Күпмеләрне
    Тере көе салып
    Яндырганнар хәтта учакта...
    Дөресе бар сүзнең –
    Ялганы бар,
    Төрле максат
    Сүзгә сыядыр, -
    Ләкин кайчан
    Хыял янганы бар?
    Үлгәне бар кайчан
    Хыялның?
    Тотып булмый биктә
    Кош – канатны,
    Хыялланган кеше очырга:
    Бабаларның олы әманәты
    Күчте хыял инде безнең чорга.
    Күчте хыял,
    Үсте,
    Канатланды,
    Безнең илнең
    Батыр уллары
    Җиһан буйларына
    Киң атлады,
    ә үзләре –
    кеше нибары...
    Мин дә шулай,
    Ярсып таң атканда,
    Йөрәгемдә моңнар тоямын, -
    Тик нигә соң,
    Нигә,
    Кич ятканда
    Хыялымны үзем тыямын?
     
    Сагыну
    Таңнар ата,
    Кошлар сайрый
    Агыйделнең буенда...
    Узды яшьлек,
    Килә картлык,
    ә син һаман уемда.
    Чыкмый истән бергә таңнар
    Каршылаган чакларым,
    Таң атканда сине көтә
    Сагынып кочакларым.
    Таңнар ата,
    Кояш нуры
    Таулар буйлап тарала,
    Озак еллар
    Озын юллар
    Ята безнең арада.
    Җәйге ямьле табыннарда
    Сиңа багышлап җырлыйм
    Үткән яшьлегем турында,
    ә йөрәк үксеп елый.
    Нигә тормыш кешеләргә
    Бирә икән газаплар?
    Нигә кирәк безгә сөю –
    Үкендергәч азактан?
    Урал – тауның буйларында
    Яңы матур таң ата, -
    Тәүге яшьлек мәхәббәтем
    "җырлата да елата”.
     
    Сүнмә, йөрәк
    Гөрлә, йөрәк,
    Һич туктамый,
    Ярсып керсен җырга ялкының...
    Газап чикми җирдә
    Ирләр тыумый,
    Табып булмый сүзнең алтынын.
    Булды минем яза баскан чагым,
    Җилбезәк чак –
    Инде ул үтте,
    Шул чакта да газиз туган илем
    Читләтмәде мине –
    Ул итте.
    Тормыш бит ул шома гына булмый:
    Абынасың хәтта ир булгач,
    әммә максат егылуда түгел –
    тора белү кирәк
    егылгач. 

      

    Йөрәгемдә - заман сулышы
    Дөнья мине шушы яшькә чаклы
    Иркәләде ахры чамасыз
                         Мостай Кәрим
    Тормыш мине артык иркәләми
    (мин үзем дә түгел бик ипле),
    эшем өчен мине мактады ул,
    ялгышканда - әйтте: гаепле.
    Мин дә аңа шушы яшькә чаклы
    күрсәтмәдем кара үпкәне, -
    шуңа ахры сизмичә дә калдым
    Яшьлегемнең инде үткәнен.
    Язгы сулар кебек үтте яшьлке,
    болганып та куйды чагында, -
    ә бит күпләр
    хәтта югалдылар,
    чүпләр сымак,
    язгы агымда.
    Үпкәләмим, тормыш,
    үпкәләмим,
    үрмәләмим, шыңшып, сыныңа,
    утын-суын,
    җил-дауллар үттем,
    ә бит корыч шулай чыныга.
    Мавыкмадым ансат кәсеп белән,
    туган җиргә булдым куштанлы,
    авырлыкны җырлап җиңеләйтеп,
    үтәдем мин Ватан кушканны.
    Булмаса да баһам бик югары,
    яшәмим мин җирдә шуышып, -
    кулларымда гайрәт уйнап тора,
    йөрәгемдә - заман сулышы.
     
    Кызым Заремага
    "Кем соң без дип?” –
    балам сорау бирде –
    кайдан килә безнең тамырлар?”...
    Әйтәлмәдем,
    бәлки тарихчылар
    минем өчен
    җавап табырлар...
    Ләкин беләм шуны, балакаем,
    без килмешәк түгел бу җирдә -
    таш кыяда үскән
    ялгыз каен –
    тумаган бит ул да
    тик җилдән.
    Гасырлардан гасырларга күчеп,
    Идел белән Урал буенда,
    безнең нәсел
    каен кебек үскән
    туган җирнең
    җылы куенында.
    Игенче дә булган,
    сунарчы да,
    дошман килсә -
    корал күтәргән,
    миһербанлык аңа ярдәм иткән
    тарих аша тугры үтәргә.
    Озын юллар кичкән,
    авыр еллар –
    еракларга киткән зур даны,
    җәберләнгән кайчак,
    хәтта изелгән дә,
    тик сатмаган
    исем-вөҗданын.
    Мин дә, балам,
    Кар-бураннар аша
    Бөгелмичә алга атладым,
    Бабаларның олы әманатен
    Йөрәгемдә сиңа сакладым.
    Тормыш көтү, балам,
    Уен түгел:
    Һәр эшеңне уйла кырык кат,
    Һәрбер сүзең
    Йөрәгеңдә тусын –
    шундый сиңа
    миннән васыят.
    Калмыйм, дисзң, җирдә
    зая ятып,
    сакла, балам,
    һәрчак исеңдә:
    безнең тамыр –
    Гафуриләр заты,
    тап төшермә
    бөек Исемгә.
     
    Хыянәт
    Кинәт миңа авыр яла яктылар:
    күпләр миңа ишекләрен яптылар,
    күрмәмешкә салыштылар урамда –
    калдым ялгыз,
    адашкандай урманда...
    Ә берәүләр,
    авыз җырып,
    имеш, теге,
    бәрде Ходай,
    капланды...
    Газапландым,
    хәсрәткә мин табындым,
    кырык кат сүнеп,
    кырык тапкыр кабындым,
    дөнья миңа каршы диеп
    уйладым,
    хәтта чак-чак
    ышанып мин куймадым
    өйдән-өйгә
    оран салган гайбәткә...
    Ышанмадым –
    омтылдым мин әйбәткә:
    булмый, дидем,
    тормыш һәрчак бал да май,
    син дә түгел
    урамдагы бер малай...
    Күтәрдем мин
    күзләремне кояшка –
    җавап бирде кояш минем карашка,
    тәбрикләдем,
    елмаеп мин,
    яшҗ айны –
    ай да миңа
    шаянгына елмайды, -
    димәк, минем
    элеккечә саф чагым:
    бөтен дөнья
    ача миңа кочагын, -
    чөнки, мин бит
    егылмадым ул чакта,
    ә абындым,
    тик абындым нахакка…
    Әммә калды
    йөрәгемдә яралар:
    ераклашты
    күпләр белән аралар.
     
    Агыйдел ярында
                  Мостай Кәрим истәлегенә
     
    Агыйделдә сары яфрак ага,
    Азан укый мәзин мәчеттә,
    Кояш балкый,
    Тормыш дәвам итә,
    Тик син генә бездән бик читтә.
    Ак чәчкәләр салам кабереңә,
    Җаным сыкрый,
    әрнеп,
    ярадан, -
    булсаң да син ике аршин җирдә -
    ике донья безнең арада.
    Мостай абый,
    соңгы окопыңнан
    чыгалмыйсың инде син тороп, -
    кырык эшең җирдә ятим калды,
    кыр казлары сыман кангырып.
    иҗатыңда безгә гыйбрәт булдың,
    барлык кыйтгаларда алдың дан –
    тик нигә соң, Остаз,
    пышылдашып,
    ялагайлар йөрде артыңнан?
    Үзең мәллә булдың син сәбәпче,
    күрсәтсәң дә үрнәк һәр эштә?
    Ялгыша шул кайчак адәм заты,
    ялгышмый тик, бәлкем, фәрештә...
    Синсез инде тормыш дәвам итә,
    бер-бер артлы көннәр чабалар,
    ләкин һаман елан телле сүзләр
    дәрәҗәңнесинең чагалар.
    Хыянәтнең тәмен мин дә белдем,
    шәрә яттым сыман ут-кузга, -
    сине уйлап,
    хакыйкатьне саклап,
    ләгънәт укыйм явыз авызга...
    Аңлы адәм
    аңлар сагышымны,
    ләгънәтемә минем хакым бар,
    син китсәң дә,
    авыр минутларда
    таянырга минем халкым бар.
    Туган илем –
    Мостай иле диеп,
    күп җирләрне үттем мин танып –
    яу кырында калган әтиемне
    истә тоттым сиңа сокланып.
    Үз балаңдай мине күрмәсәң дә,
    читләтмәдең күңлең күгендә:
    тәбрикләдең тәүге шигырымны,
    кабул итче инде бүген дә.
    Ак чәчкәләр салам кабереңә...
    Таулар ватып,
    бзлар эретеп,
    үзем гүргә кереп ятыр идем,
    әгәр булса сине терелтеп...
    Фатыйхаңны
    Кат-кат кабатлыйм мин,
    Йөрәгемдә сүзең ятсада, -
    Язмышлардан узмыш юк икән шул,
    Кыр казлары кире кайтсада!
    Йөлдызларның
    озын кош юлында
    син борчылма,
    безне кызганып, -
    җирдә калган синнән
    кырык эшне
    без үтәрбез,
    җиңнәр сызганып!
                        Октябрь, 2005 ел.
     
    Бөек Болгар ярында
    Ничә тапкыр инде сиңа киләм,
    Болгар җире, сине күрергә,
    килгән саен, табып җаен,
    күтәреләм сыман мин үргә.
    Шәһри Болгар, Бөек Болгар,
    син – халкымның төяге,
    ярларына басу белән
    ярсып тибә йөрәгем.
    Мәшһүр Тукай язган: мондадыр дип,
    безнең бабайларның түрләре, -
    мин дә күңел асылымны эзләп,
    шул түрләргә гөрләп үрләдем.
    Шәһри Болгар, Тәңрем Болгар,
    динебезнең бишеге,
    сиңа киләм – ачыр өчен
    гасырларның ишеген.
    Юллар урап, ак бәхетләр юрап,
    дога кылам әнкәм-әткәмә,
    газиз милләтемне зурлап, җырлап,
    тиңлим сине изге Мәккәгә!
    Шәһри Болгар, сихри Болгар,
    син – халкымның моңнары, -
    каклый алмас каплый алмас
    сине тарих комнары.
    Илебездә бүген олы бәйрәм,
    дуслар килгән барлык кыйтгадан, -
    милләтемне зурлау мәйданында
    алдан атлый, Болгар, синең дан.
    Азат Болгар, аҗар Болгар,
    даның күчте Казанга, -
    үлмәс татар,
    чәчәк атар –
    маяк булып заманга.
                   2005 ел, июль-август.

    Категория: Мои статьи | Добавил: gafuri (11.06.2011)
    Просмотров: 785 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2017 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz