Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Категории раздела
    Филиал в г. Екатеринбурге [0]
    Екатеринбургское региональное общество имени Мажита Гафури (филиала «Гафури XXI век»).
    Мои статьи [112]
    Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » Статьи » Мои статьи

    “МИНЕ МӘҖИТ ГАФУРИ МӨГАЛЛИМ ИТТЕ”

    Абдулла Аксанович Абдульманов - ветеран Великой Отечественной войны, учитель математики, сын родного брата Мажита Гафури Аксана Нурганиевича.

    "МИНЕ МӘҖИТ ГАФУРИ МӨГАЛЛИМ ИТТЕ”

    Габидуллина   Ф.Р., "Кызыл тан", 15 декабря, 2004.  

     

        Матур тавышлы, зирәк зиһенле малаен кечкенәдән үзе белән мәчеткә йөртә Әхсән мулла. Шунда ук дәресләр дә оештырыла. Берчак туган авылы Җилем-Каранга энесенә кунакка Мәҗит Гафури кайтып төшә Һәм инде ярыйсы гына буй җиткергән, аң-белемгә омтылучы Абдулланы күреп бик шатлана. Тик аның совет мәктәбендә түгел, ә мәчеттә йөрүенә борчыла. Абдулланы чакырып ала да:  
    — Туганым, укый-яза беләсеңме? — дип сорый  тугыз яшьлек малайдан. Уңай җавап ишеткәч, — Бүгеннән үк Үтәш мәктәбенә йөри башлыйсың! — ди катгый итеп Һәм энесе Әхсәнне нык кына кисәтә: 
    — Халык шагыйренең туганы мәктәптә укыйсы урынга азан әйтеп йөри, дисәләр! Яшьтәшләре белән аралашырга, бергә мәктәпкә йөрергә ашкынып торган Абдуллага җитә кала. Әтисе дә йомшара төшә, әмма җиде кыз баладан соң тансыклатып кына туган улын диннән аеруы, үзен муллалыгын ташлатып, колхозга эшкә керергә мәҗбүр итүе өчен абыйсы Мәҗиткә башта ярыйсы гына үпкәләп йөри. Үткән гасырның  20нче еллары ахыры була бу.
       Ә Абдулла зирәк була һәм укуда яшьтәшләрен тиз  куып җитә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итү өчен документ тутырырга кирәк була. Шунда ул Мәҗит Гафури токымыннан булуын әйтеп, аның фамилиясен алырга була. Тик төп кенәгәдә Габделманов дип язылганны бозарга авыл чиновниклары курка. Ә бертуган Әхсән белән Мәҗитнең ике фамилиядә йөрүенең сәбәбе бик тирәндә ята.  
       Халык аңының икегә — революцион һәм дини юнәлешкә бүленгән чоры. Бәләкәйдән үк белем алуга әвәс Мәҗит зуррак мәктәпләрдә укыганда, революцион карашлы халык арасында йөргәндә ата-бабаларыннан килгән Габделманов фамилиясен, картәтисе Габделгафур исеменнән алып, Гафуровка күчерә. Ә калган кардәшләре Габделманов фамилиясендә калалар. Абдулланың картәтисе алдынгы карашлы улыныһ бу адымын оныгына үзенчә аһлата. Янәсе, дөньялар үзгәреп китеп, бер-бер хәл була калса, токымыбыздан кайсыбыздыр исән калырга тиеш. Революция җиңсә 
    — Гафуровлар, киресенчә булса — Габделмановлар. Ә инде фамилиягә карап хөкем итә башласалар, туганнарның бер-берсенә зыяны тимәслек булсын. Шулай итеп, Абдулла әтисенең бертуган абыйсы Мәҗит фамилиясеннән мәхрүм кала. Ә шулай да Мәҗит бабасының (ул аны шулай дип йөртә) бик күп ярдәме тия аңа.
       Нәкъ Мәҗит бабасы кебек шигъри сүзле, телгә оста, матур тавышлы, мәһабәт гәүдәле булуын күреп, металлургия техникумында укып йөргән егетне Белорет педагогия училищесы директоры чакыртып ала. "Мәҗит Гафури туганы булуың өстенә, телгә дә остасың, андый егет мотлак мөгаллим булырга тиеш!” ди Йосыпов фамилияле директор. Һәм гел бишлегә генә өлгәшеп килгән Абдулла Габделманов, имтиханнар тапшырып,  экстерн рәвештә мөгаллим дипломы ала. Техникумда укыганда спорт, аеруча бокс белән мавыга. Шахмат уйнарга өйрәнә. Гомумән, бар яклап та зирәк һәм тырыш була. Бу сыйфатлары үзенә зыян китерә яза хәтта. 1939 елда була бу хәл. Кулында тиешле документлары, дипломы барлыгын белеп, өстәвенә бокс буенча Башкортстанда тиңе булмаган баһадирлыгын күреп, аны Урта Азиягә эшкә барырга димлиләр. Ризалаша егет. Арада аның кебек дипломлы тагын өч егет була. Калганнары Абдуллага таныш булмый. Шулай көннәр, атналар үтеп, Чарджоу шәһәренә барып төшәләр. Эш турында бер дә кайгыртып бармаучы теге димчеләрнең ни белән шөгыльләнгәнен шунда гына аңлый егет. Баксаң, кеше талап, юл басып, урлашып көн күрүче бандитлар булып чыга алар. Ә "чиста” документлы, өстәвенә Абдулла кебек "мускуллы” егетләр,  ул-бу була калып тотылсалар, бандитларны коткару өчен кирәк булган икән. Абдулланың зирәклеге генә йолып кала кырын юлга басуыннан. Ялгызы бандитларга каршы чыгып, алданып килгән егетләрне коткара. Бандитлар  шәһәрдән качарга мәҗбүр булалар. Ә Абдулла мәгариф бүлегенә барып, үзенә һәм  калган өч егеткә эш белешә. Җирле халык телен белмәгәнлектән, математикадан һәм урыс теленнән укыта башлый. Һәм шушы һөнәргә бөтен гомерен багышлый: 55 ел балаларга белем бирә.  
    — Әгәр каһәрле сугыш булмаса, эш стажым алтмыш елдан артык булыр иде, — ди ун ел элек кенә эшен ташлаган, 87нче яше белән барган Абдулла бабай.— Халыкны аң-белемле итүгә күбрәк өлеш кертер идем.
        Әйе, күпме кешенең язмышын челпәрәмә китергән ул сугыш. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотынган гына була, фин сугышы башлана. Спортсмен егетне диверсантлар әзерләүче мәктәпкә алалар. "Кызылком чүлендә кеше үтерүнең нинди генә алымнарына өйрәтмәделәр безне! Бокста булдыклылыгым, шахматтагы зирәклегем, әлбәттә, бик кирәк булды. Тик аларны мин тыныч максатта куллануны артыграк күрер идем”, — дип, үкенеч белән хәтерли ветеран.
       Сугыш башлангач, аны күп тапкырлар дошман тылына парашют белән ташлыйлар. Һәрвакыт төркемнең командиры була. 1943 елда Иранга җибәрүләрен, андагы мәхшәрне әле булса куркыныч төшкә саный.
       Иванов фамилияле бер иптәше белән өч ил башлыгының очрашуы вакытында союздашларның планнары  хакында мљмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җыярга тиеш була алар. Моның өчен Абдулла хәерче роленә керә. Сәләмә киемдә урам буйлап телсез кыяфәтендә ашарга теләнеп йөри. Теләсә кайда йоклап, теләсә нәрсә ашап, кушылган заданиене үтәү өчен бөтен зирәклеген җигә. Берзаман бөтен тәне кычыта башлый. Караса, бетләгән. Иптәше Иванов бу хәлгә түзә алмый, атылып үлә. Ә Абдулла, 18 көн буе кирәкле мәгълүмат җыеп, тиешле адреска тапшыра һәм эзне югалту өчен таулар аша җәяүләп Ашхабад шәһәренә кайта. Шунда, госпитальдә, бетләрдән арындыралар да янә фронтка, Курск дугасына юллыйлар.
        Поезд Акбулак станциясендә  туктап торган арада Абдулла солдатларга су юллап китә һәм көянтә-чиләк белән су алып кайтып килгән бик чибәр кызны очрата. Эшелонның берничә сәгать торачагын белеп, кызны өенә кадәр озата бара. Танышып китәләр. Татар кызы икән, укытучы булып эшли. Бер-берсен бер күрүдә үк ошаткан ике яшь вәгъдәләр бирешеп, хат алышырга сүз куешып, озак кына аерыла алмыйлар. Егет ант итә: "Герой булып кайтачакмын!”
        Станциягә килүгә поезддан җилләр искән! Өстә гимнастерка гына, урамда салкын. Вокзал хезмәткәрләре тиздән товар поезды киләчәген хәбәр итәләр. Шуңа утырып китә Абдулла һәм Чкалов шәһәрендә иптәшләрен куып җитә.
       Белгород — Харьков юнәлешендә барган сугышларда элемтәче булып катнаша. Шулай Белгород өчен каты сугышлар барганда "Абдулла!” дип кемнеңдер кычкырганына борылып караса, Җилем-Каран  авылы кешесен танып ала. Туган яклардан еракта, кан эчендә яткан якташын очраткач, фашистка карата нәфрәте тагын да арта, дошманны тизрәк дөмектереп, авылына, әти-әнисе янына кайтасы килә. Тик... 1943  елның 15 августында каты яралана. Снаряд кыйпылчыкларыннан гәүдәсе алты-җиде урыннан тишкәләнә.
       Башыннан аягына кадәр гипска катырылган килеш алты ай буе Горький шәһәрендә госпитальдә ята. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән егетнең яралары тиз төзәлә. Тик аның дару кабарга, укол ясатырга карышуы бер табиб ханымның ачуын китерә. "Ә-ә, сугышка барасың килмиме, савыгудан куркасыңмы?! Дезертир!” — дип кычкыра ул Абдуллага. Яраларының каты булуы хак, шуңа икенче группа инвалидлык бирәләр һәм тылга озатырга карар итәләр солдатны.
       Тик, герой булам, дип сугышка киткән Абдулла Габделманов моның белән килешми. Госпитальдә дәваланып яткан бер полковник ярдәмендә сугышка алуларын сорап Сталинга хат яза. Җавап килеп өлгергәнче дәвалану срогы тула һәм аны госпитальдән чыгарырга тиеш булалар. Дәваланучылар исемлегеннән дә төшереп калдыралар. Әмма ул үз дигәнен итә: хатына җавап килгәнче биредә кала. Өч көн ач тора, шулай да теләгенә ирешә. Сталиннан сугышка китәргә рөхсәт хаты килеп төшә һәм солдат, култык таякларына таянып, Смоленскидагы хәрби частьны юллап китә. Аның яралы килеш сугышка  атлыгуын күргән солдатлар  "акылдан язгандыр” дип көләләр хәтта. Ә окопка килеп җиткәч, бер полковник "Нәрсә, уйнарга килдеңмени монда?!” — дип шелтәли. Сталинның хатын күрсәткәч  кенә  мыскыллы  караштан котыла Абдулла һәм аны штабка писарь итеп билгелиләр. Грамоталы һәм матур язуы белән дә, тәртибе  һәм тугрылыгы белән дә тиз ихтирам яулый ул.      Берчак штабта теге полковник белән бер генерал-лейтенантның сөйләшүен ишетә Абдулла.  Неман елгасы аша йөзеп дошман ягына пулемет  чыгарырга кирәк икән. Бик катлаулы шушы заданиене үтәү өчен солдат эзлиләр.  Шунда яралы яугир сикереп тора да: "Мин спортчы, боксчы, ул заданиене үтәргә миңа рөхсәт итегез!” дип чатнатып әйтеп сала. Гаҗәпкә калган югары дәрәҗәдәге командирларга 12 —13 яшендә Агыйдел елгасы аша чумып чыкканын да, үзен шпионлык эшләренә әзерләгәннәрен дә сөйли. (Чыннан да, берчак Мәҗит Гафуриләргә кунакка килгәч, үсмерне Агыйдел буена алып чыгалар. Су коенганда ул кинәт юк була. Бабасының хатыны Зөһрә ханым, малай батып үлде, дип елый ук башлый. Күп тә үтми Агыйделнең теге ярыннан Абдулланың тавышын ишетеп, барысы да хәйран кала.) Шундый чыныгулар алган яугир таң алдыннан, немецлар тәмле йокыда вакытта 300 метр киңлектәге елганы кичеп, заданиене үти Һәм аның бу батырлыгы югары бәяләнә.  
        1944 елның августында Көнчыгыш Пруссиядә немец окопларын уратып алганда  янә каты яралана Абдулла Габделманов. Озак-озак дәваланып та бу юлы сугышка барырлык булмый ул.
        Гомумән, Абдулла Габделманов сугышның башыннан алып 1945 елның гыйнварында демобилизацияләнгәнгә кадәр бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә: "Кызыл Йолдыз”, "Ватан сугышы”, беренче һәм икенче дәрәҗә "Дан” орденнары, "Батырлык өчен” һәм башка медальләр бизи аның күкрәген. Абдулла бабай барыбер канәгать түгел үз-үзеннән: "Герой булырга тиеш идем, шулкадәр хәрби әзерлегем, спортчы булуым белән герой булырлык батырлык эшли алмадым!” дип уфтана. Вәгъдә биреп киткән  кызы алдында әле булса үзен гаепле саный. Сугышка яраксыз, култык таякларында кайткан егет кемгә кирәк булсын инде, дип уйлый.
        Шулай итеп, 45нче елның гыйнварында Уфага кайтып төшә. Мәҗит бабасының улы Әнвәр абыйларында туктала башта. Абыйсы сугышта. Киләчәге турында кем белән киңәшләшергә дә аптыраган яралы егет Җилем-Каранга юл тота. Кайтуга аны мәктәпкә завуч итеп куялар. Белгородта очраткан авылдашының  балдызына тап була авылда. Кырмыскалы районының Сахай авылыннан мулла кызы Әминә Төхвәтуллина була ул. Күп тә үтми кыздан хат килеп тљшә. Гашыйк булган икән. "Инвалидмын дигәнне ишетергә дә теләмәде, аяксыз-кулсыз булсаң да, ризамын синең белән тормышымны бәйләргә, дип язган”, — дип җылы итеп хәтерли хәзер Абдулла бабай 56 ел бергә гомер кичереп вафат булган хатыны хакында. Сугыш тәмамлануга өйләнешә алар. Көннәрдән бер көнне Урта Азиядән чакыру килеп тљшә. Сугышка кадәр аз гына вакыт эчендә үзенең хезмәте белән ихтирам казанып өлгергән мөгаллимнәрен көтәләр икән. Тәвәккәлли Абдулла. Хатыны белән юлга чыгалар. Ленинабад шәһәренең бер мәктәбенә математика укытучысы итеп тәгаенлиләр яүгирне.  
        Өч ул, ике кыз үстерәләр алар.  Балаларының  бүгенге көндә өчесе исән-сау. Кызлары Зөһрә Санкт-Петербургта чит телләр институтында эшли. Таһир улы Кырмыскалы районының Сахай авылында, Рифкате Уфада яши.
        Аралар ерак булуга карамастан, ел саен Җилем-Каранга кайта, әти-әнисенә утын әзерләшә, печән чаба. 1980 елда Мәҗит Гафуринең 100 еллыгына чакыралар аны. Бик теләп  кайта Абдулла абый. Кайларда гына булмый, кемнәр белән генә очрашмый ул! Олы кунак итеп тәрбиялиләр аны. Шунда "Инде хаклы ялга да чыгар яшь җиткән, туган якларыма күченеп кайтыйммы әллә”, дип уйлый.  Яше барган саен туган якларының тарту көче дә арта. Тик эшеннән җибәрмиләр хөрмәтле мөгаллимне. Бик абруйлы була Абдулла Габделманов анда. Ялга чыккач та ун ел мөгаллимлек итә. Хатыны каты авырып вафат булгач кына Башкортстанга кайту теләген тормышка ашыра.
       — Оҗмахта яшәсәм дә, туган якның һавасы бүтән шул, — ди ветеран. — Колакка катыланган идем, монда кайткач, Алланың рәхмәте, пышылдап сөйләшкәнне дә ишетә башладым. Рәхмәт халкыма, Башкортстан Президентына — җәй көне бер бүлмәле фатир бирделәр. Яшим әле болай булгач!
       Сугыштан инвалид булып кайткан яугирнең сәламәтлеге белән кызыксынгач, "Беркайчан табибларга бармадым, чирнең нәрсә икәнен белмәдем. Тәмәке тартмавым, аракы эчмәвемнән ул. Яшьләр дә эчмәсеннәр, тартмасыннар иде”, ди Абдулла бабай.
        Култык таякларын ташларга спорт ярдәм иткән: штанга күтәргән, бокс белән шөгыльләнгән. Әле дә күнекмәләр ясый икән. Аннары, бер генә дә дару эчми Абдулла бабай. Быел җәй авылдагы улының бакчасында эшләгәндә чүп кереп ирене шешеп киткәч, табибка алып киләләр бабайны. Укол кадап шешне ярырга уйлыйлар анда. Бабай каршы төшә: "Сугышта аңымны югалтканлыктан гына ясаганнар уколны, гомеремне кыскартмагыз, мин түзем, болай гына кисегез шешне”, дип аптырата врачларны. Тыңламый булдыра алмыйлар өлкән кеше сүзен. Тереләй яралар. Эш беткәч, дару-мазарларын сөрттерми кайтып та китә бабай. "Озак кына безгә йөрергә туры килер әле сиңа”, дип озатып калалар.  
    — Турадылар гына иренемне. Сөйләшәлмәм дә дигән идем, — дип көлә хәзер үзе. — Бер атна дигәндә врач чакырта. Нигә икән дип аптырадым. Иренем турында кайгырталар икән. Бернинди операция дә булмаган шикелле төзәлгәнен күрсәтеп шаккатырдым тегеләрне. Нәселебез ныклы булды безнең. Әтием, олы апам 100гә җитеп үлде. Икенче апам 97 яшендә дөнья куйды. Аларга охшасам, минем дә гомер бар әле!
       Амин, шулай булсын, Абдулла бабай. Кешеләрне шатландырып, үзегез шатланып яшәгез әле!  
    Категория: Мои статьи | Добавил: gafuri (27.05.2011)
    Просмотров: 1610 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz