Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Категории раздела
    Филиал в г. Екатеринбурге [0]
    Екатеринбургское региональное общество имени Мажита Гафури (филиала «Гафури XXI век»).
    Мои статьи [112]
    Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » Статьи » Мои статьи

    Халык шагыйренең данлы юбилее

    kiziltan.ru 25.12.2010 

    Халык шагыйренең данлы юбилее    

       Башкорт дәүләт университеты һәм Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды "Мәҗит Гафури иҗаты — гадел җәмгыять һәм дөнья идеясе чыганагы” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйренең тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар Гафури районының Җилем-Каран авылында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Чиләбедә, Екатеринбургта һәм башка урыннарда ел буе барды.   Һәм менә 16 декабрьдә БДУның зур залына әдәбиятчы галимнәр, язучылар, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, студентлар җыелды. Янәшәдә генә китап һәм матбугат күргәзмәсе, гыйльми-методик әдәбият сәүдәсе оештырылган иде. М. Гафуринең  әсәрләре яисә аның турында хезмәтләр, истәлекләр тупланган һәм 20-40нчы елларда ук нәшер ителгән җыентыклар, шулай ук бу олуг юбилей уңаеннан Уфада, Казанда  басылган өр-яңа китаплар игътибарны җәлеп итте.       Конференциядә катнашучыларны университет җитәкчелеге исеменнән проректор Рифкать Талипов тәбрикләде. Халык шагыйре турындагы төп доклад белән мәдәният фонды директоры, философия фәннәре кандидаты Мадриль Гафуров чыгыш ясады. Башкорт дәүләт университеты профессорлары Гыйният Кунафин, Аркадий Лукъянов, Мирас Иделбаев, Екатеринбургтагы татар-башкорт милли-мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары, Урал дәүләт университеты доценты, тумышы белән Благовар районының Чукраклы авылыннан булган Рафаэль Исхаков Гафури аралашкан шәхесләр (мәсәлән, Габдулла Тукай, Әхмәтзәки Вәлиди), шагыйрьнең шәҗәрәсе, биографиясендәге билгесез сәхифәләр турында сүз алып бардылар. Бер төркем студентлар Гафури шигырьләрен татар, башкорт, урыс, инглиз телләрендә сөйләделәр, халык шагыйре иҗатын фәнни нигездә өйрәнүдә тәүге тәҗрибәләре белән 4нче курс студенткалары Айгөл Дәүләтбәкова белән Нурзилә Нәдергулова таныштырды. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов җыелучыларга Башкортстан Язучылар берлегенең  сәламен тапшырды, юбилярның шәхесе турында фикерләре белән уртаклашты һәм аның истәлегенә багышланган шигырен укыды.    М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары Илсөяр Газетдинова белән Илдар Гомәров "Кара йөзләр” спектакленнән өзек башкарды.  
        Пленар утырыш ахырында Мәҗит Гафури исемендәге премиянең яңа лауреатларына Диплом, таныклык һәм медальләр тапшырылды. Быел бу исемгә профессор Гыйният Кунафин, язучы һәм тәрҗемәче Марсель Гафуров, филология фәннәре кандидаты Нияз Сәлимов, "Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, "Кызыл таң” гәзите журналистлары Фәрит Фаткуллин белән Фәния Габидуллина, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең баш библиографы Гөлфия Әхмәдиева һәм Җилем-Каран авылындагы музей директоры Рәсилә Нәҗметдинова лаек булдылар.      "Түгәрәк өстәл” утырышындагы сөйләшүне М. Гафури турында ике китап, егерме мәкалә чыгарган өлкән яшьтәге профессорыбыз Әхәт Нигъмәтуллин башлады. БДУ профессорлары Тимергали Килмөхәммәтов, Алмас Шәйхулов, Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе доценты Илсур Мансуров һәм башкалар Мәҗит Гафури тормышындагы һәм иҗатындагы киң катлам халыкка моңача мәгълүм булмаган фактлар, (мәсәлән, Төркиядә  һәм татарча журналларда аның безгә билгесез шигырьләре табылган) турында сөйләделәр, бу шәхес  әле тулысынча өйрәнелмәгән һәм аңа тиешле бәя бирелмәгән, диделәр. Чыгыш  ясаучылар Гафури иҗатының мәктәп дәреслекләреннән һәм театрлар сәхнәләреннән кысрыклап чыгарылуына да көенеч белдерделәр.  

          Фәрит ФАТКУЛЛИН.

    Категория: Мои статьи | Добавил: gafuri (05.02.2011)
    Просмотров: 939 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz