Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Категории раздела
    Филиал в г. Екатеринбурге [0]
    Екатеринбургское региональное общество имени Мажита Гафури (филиала «Гафури XXI век»).
    Мои статьи [112]
    Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » Статьи » Мои статьи

    Г. Тукай һәм М.Гафури иҗатларында уртак мотивлар
    Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе
      
    Г. Тукай һәм М.Гафури иҗатларында уртак
    мотивлар

    Фәнни- эзләнү эшенең авторы Гәрәев Динар Айдар улы
    Җитәкчесе Рәхимова Зилә Хәй кызы
     
    2010 нчы ел
     Кереш
    Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң жиле кебек. Ул шулкадәр кыска ки , әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерәалмыйсың, утларында яндырып, сагыш дигән моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга,ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле…
    Кеше гомеренең и садә, саф хисләргә бай чоры -әлбәттә, яшьлеге, ә яшьлекнең аерылгысыз юлдашы - мәхәббәт ! Мәхәббәтне каен тузына да, тактага да, тирегә дә, ташка да язганнар. Баштагылары янып, череп бетсә, соңгылары, таш диварларга, кыяларга язылганнары сакланып калган. Таш йөрәклеләрдә дә бар мәхәббәт ялкыны! Алтын Урда шагыйре Харәзми мәхәббәтне галәмне яктырту өчен тудырылган ай белән кояш янәшәсенә куя:
    Ике якты көһәр галәмгә биргән,
    Мәхәббәт гәнҗени адәмгә биргән.
    18 нче йөз әдибе Габделҗаббар Кандалый сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:
    Тулган айдай йөзе матур икәндер,
    Ике битен кояш дик нур икәндер,
    Кашы кара ,сызылган күз өстендә
    Яңа ай дик һавада- күк йөзендә.
    Сөю-сәгадәт мотивлары 20 нче йөз башы шагыйрьләре Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури иҗатларында да бер нур, балкыш рәвешендә килә. Әдипләрнең икесе дә чын мәхәббәт хисләрен үзләренчә зурлыйлар , ләкин шигырьләрдә уртак мотивларны да тоемларга мөмкин.
     1бит
    1нче бүлек
    Әдипләрнең әсәрләренә күчкәнче, аларның шәхси тормышларындагы сөю хисләрен искә алу урынлы булыр дип саныйм, чонки лирик образ шагыйрьнен күнел дөньясына, тормышны анлау, кабул иту рәвешенә бәйле дип саныйм.
    Г.Тукайнын хатын-кызга мөнәсәбәте турында замандашлары истәлекләрендә еш искә алына. Аның Зәйтүнә исемле кызга гашыйк булып йөрүе дә мәгълүм. Матурлыкны тоя һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь хатын-кыз нәфислеген күргән, аның турында гүзәл и теп язган:
    Җанын фида иткән бер фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
    Кил,гүзәл, күрсәт матурлыгың, янаем мин, янаем.
    Сихерләнгәнче шатландыр: үтче алдымнан бер кат:
    Синең аяк туфрагында тәгәрием, тәгәрием.
    М.Гафури «Баштан үткәннәр» әсәрендә, тормышның мәгънәсен таба алмыйча газапланып йөргәндә, Зөһрә исемле бер кыз белән танышуы турында яза. Озак та үтми, яшьлэр гаилә коралар. М.Гафуриның замандашы   Зариф   Бәшири  алар турында болай дип язып калдыра: «Мин М.Гафурины Зөһрәдән чиксез риза булганлыгын аныңсүзләреннән генә түгел, Зөһрәнең Мәҗиткә булган мөнәсәбәтеннән дә аңладым. Зөһрә М.Гафури өчен чын бер иптәш, аның рухын, зәвыгын күтәрүче һәм аның иҗади хезмәтен аңлый торган ихлас ярдәмчесе иде». Әдипнең «Серле бер мәхәббәтнең тарихы» әсәрен укыгач, М.Гафуриның хисләргә бай, хатын-кызның тышкы матурлыгына гына түгел, эчке матурлыгына да дан җырлаучы итеп күз алдыма китердем. Шигырьләрендәге лирик герой да шундый ук:
    Биш көн инде күргәнем юк сөйгәнемнең гәүдәсен,
    Тик хыял берлән күрәм нурдан гыйбарәт шәүләсен,
    Шәүләсе алдында баскан – нәкъ илаһи и бер санәм,
    Шул сурәт алдында табынып шатланам, ләззәт алам.
    2 бит
    2 нче бүлек
    Якташыбыз Зөлфэтнен «Чын шигырьне тикшереп тэ, анлатып та булмый.Ихлас жанлы кеше генэ тоя аны!»дигән тирән мәгънәле сузләрен искә алып, әдипләрнен шигырьләреннән өзекләр китерергә булдым.
    Г. Тукайнын «Татар кызларына» шигыренә мөрәҗәгать итик:
    Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
    Тузылган сачеңезне, башыңызны.
    Яратам тәмле, татлы сүзегезне,
    Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
    Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,
    Бу мактауга ризалык бирдеңезме?
    Татар хатын-кызларын яратуын тасвирлаган юлларны М.Гафури шигырендә дә очратабыз:
    Кызыл гөл төсле ирне уртасыннан
    Тезелгән энҗедәй тешләр күренде.
    Матурлык нурларын чәчте битеннән,
    Гүяки ул шушы нурга күмелде.
    Гыйшык берлән авырган назлы җаным
    Аның шул көлгәнен күргәч терелде…
    Чыннан да, гашыйк булган кеше матур була. Бу вакытта аны сөйләме дә, нәзакәтлелеге дә гадәти генә булмавы белән аерылып тора. Шагыйрьләрнең лирик геройлары нәкъ шундый булып күз алдына килеп баса.
     
     
    3 бит
    Сурәтләү чараларыннан чагыштыруларга игътибар итик. Г.Тукай «зөбәрҗәт төсле күзеңезне»,»тавышы сандугач тавышы кеби», «буе да зифа , туба кеби»,ди, әМ.Гафури «кызыл гөл төсле ирне»,»нурдан гыйбарәт шәүләсе»,»муеннары сөттән ак» кебек чагыштыруларны куллана.
    Димәк, авторлар татар халык иҗатыннан, борынгы әдәбияттан ук килә торган тел-сурәт чараларыннан оста файдаланганнар, халкыбыз мирасына үз өлешләрен өстәгәннәр.
    3нче бүлек
    Г.Тукай белән М.Гафури бер чорда яшәп иҗат итәләр, ул чорның бик катлаулы булуы һәрберебезгә билгеле , ләкин әдипләрнен икесе дә шаярырга яраталар. Тукай үзенең «Кызык гыйшык» шигырендә «сөйгәнемнән шүрәле кебек качам», «мәхәббәтемне белми китте, күп шөкер» дип шатлана,әмма «шигъреми җәйдем аягы астына»,ди. Гафури да сөйгәнен күргәч каушап кала, сүз таба алмый,гел юк-бар сорый:
    «Кайда бардың, тышта бик салкынмы?»-дим,
    «Балдагың бигрәк матур, алтынмы?»-дим.
    «Син йөрергә аш ашап чыктыңмы?»- дим,
    «Беркөн алган алтын алкаң шулмы?-дим.
    Г.Тукай һәм М. Гафуридан безне йөзләрчә еллар аера, ләкин, аларның шаян
    шигырьләрен укыгач, без дә елмаябыз.
     
     
     
     
    4 бит
     
     
    4 нче бүлек
    Минем игътибарымны Г.Тукай һәм М.Гафури иҗатларының тагын бер ягы җәлеп итте. Аларның лирик геройлары мәхәббәт утында гына янып калмыйлар, татар кызларының бәхетсез язмышлары өчен дэ ихлас борчылалар. Г.Тукай «Эштән чыгарылган татар кызына» шигырендә болай дип яза:
    Сөялгәнсең чатта баганага,
    Яфрак төсле сары йөзләрең,
    Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
    Бигрәк моңлы карый күзләре.
     
    Сизмисең бит син дә синең яннан
    Нечкә күңел шагыйрь узганын,
    Синең болай мискинләнгән хәлең,
    Аның күңлен ничек өзгәнен!
    М.Гафуриның «Сулган чәчәк» шигырен укыганда, Тукай сурәтләгән бәхетсез кыз образы гәүдәләнә:
    Ни күз белән күрим!.. Ул чәчәкнең
    Сабагы бар, үзе өзелгән;
    «Кайсы явыз куллар өзде икән?!.»-дип,
    Яшь тәгәрәп чыкты күземнән.
     
    Сизми калдым бу дөньяга
    Ләгънәт әйткәнемне кычкырып,
    Бу чәчәкне шунда алып куйдым
    Хәтер дәфтәремә кыстырып
    Шигырьлэрдэге кичерешлэрне әдипләр яшәгэн жәмгыять вәкилләренеке дә
    дип кабул итәбез.
    5 бит
     
    Йомгаклау
    Ике әдипнең дә мәхәббәт шигырьләре, бездә, 21 нче гасыр яшьләрендә, саф хисләр тәрбияләргә, матурлыкны күрергә, кадерләргә өйрәтәләр. Замандашларым, Г.Тукайның мәхәббәт турындагы шигырьләрен үз иткән кебек үк, М.Гафуриның да сөю-сәгадәт турындагы шигырьләрен яратып укырлар дип уйлыйм.
     
    Кулланылган әдәбият
    1.Гафури М. Әсәрләр. Дүрт томда.4 томда. Совет чоры прозасы.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.
    2.Гафури М.Әсәрләр . 4 томда.Шигырьләр һәм сәхнә әсәрләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
    3.Госман Х.,Мәҗитов З.. Әдәбият теориясе. . Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980.
    4.”Казан утлары” журналы, 2010нчы ел, №10
    5.Тукай Г.Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр,ТаРИХ-2002/
     
    Категория: Мои статьи | Добавил: gafuri (27.01.2012)
    Просмотров: 2210 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz