Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Категории раздела
    Филиал в г. Екатеринбурге [0]
    Екатеринбургское региональное общество имени Мажита Гафури (филиала «Гафури XXI век»).
    Мои статьи [112]
    Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » Статьи » Мои статьи

    “Эше калсын мең яшәрлек имән булып”
    14.06.2012 - Әдәбият
    "Эше калсын мең яшәрлек имән булып”
     
        Җирдә якты эз калдырып киткән кешеләр күп. Үзләреннән соң дөньяга килгән буыннарның аларны белмәве кызганыч. Зариф Бәшири исеме дә бүген күпләргә таныш түгелдер, мөгаен. XIX йөзнең икенче яртысында Казан губернасында туган язучы 1933 елда Уфага күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр биредә яши.
        Бәшири безгә бөек Тукайның, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев, Нәҗип Думави һәм ул вакыттагы башка күренекле кешеләрнең чордашы буларак та кадерле. Гомеренең соңгы елларында ул күренекле замандашлары турында хатирәләр яза. Аның бу истәлекләре "Замандашларым белән очрашулар” дигән баш астында 1968 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Сталин репрессиясен кичергән Бәшири Башкортстандагы сәнәкчеләр хәрәкәтен яктырткан "Каракош явы”дип аталган повесть яза.
        Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп эшләгән Зариф Бәшири шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итү белән беррәттән, әдәбият тарихына караган хезмәтләр һәм мәкаләләр дә бастыра. Шулар арасында "Чуваш әдәбияты”, "Үзбәк әдәбияты”, "Уйгыр әдәбияты” дип аталганнары аерым әһәмияткә ия.
        Зариф Бәширинең бай әдәби мирасы ныклап өйрәнелмәгән. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында язучы үзе төзегән өч томлык шигырьләр җыентыгының, башка әсәрләренең кулъязмалары саклануы билгеле.
         Әдипнең улы Фрит Бәширов Башкортстан дәүләт филармониясендә, опера һәм балет театрында җырлаган. Бүген дә исән-сау. Оныгы, Уфа рәссамы Энрике Бәшири, бабасының исемен халыкка кайтару, Зариф Бәширинең 125 еллыгы алдыннан аның әсәрләрен урысчага тәрҗемә итү, китапларын бастырып чыгару өчен күп көч сала. Сүзне аның үзенә бирәбез.
         Вакыт җилә генә. Әле генә беренче сыйныфка укырга кергән идем кебек, инде һөнәр алып, эшләп тә йөрим. Хәзер үземнең улым мәктәптә укый. XXI гасырга да аяк бастык. Бабам Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулуга да күп калмады. Киләсе елның 5 маенда була ул истәлекле көн. Бу зур юбилей — минем гаиләм өчен генә түгел, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, мәгърифәтче, журналист, галим Зариф Шәрәфетдин улы Бәширинең иҗатын белүчеләр өчен дә әһәмиятле вакыйга.
         Шушы истәлекле көнне билгеләп үтү алдыннан бабамның иҗади мирасы турында яңа материаллар туплаганда язмыш мине язучы, "Вагант” электрон нәшрияты директоры Салават Вахитов белән очраштырды. Без Язучылар берлегендә танышып киттек. Мин бабамның шәхси эше папкасын өйрәнеп утыра идем, ул да аның тормышы һәм иҗаты турында материал эзли икән. Безне Ходай үзе очраштыргандыр. Зариф Бәширинең иҗатын популярлаштыру һәм аның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү программасын әзерләү буенча эшне бергәләп дәвам иттек. Бу зур датага багышлап, тантаналы чаралар, фәнни-гамәли конференция үткәрү бик яхшы булыр иде.

    Эскиз Энрике Башири
         Бабамның шигырьләре урыс телендә дөнья күрде дә инде. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы татар теленнән сүзмә-сүз тәрҗемәне Резеда Нуртдинова ясады, әдәби тәрҗемә Уфада яшәүче яшь шагыйрь Алексей Кривошеевныкы. Урыс телендә дә шигырьләр уңышлы килеп чыкты, аларда чор рухы, авторның хис-тойгылар агымы, күңел кичерешләре сакланган. Зариф Бәширине халыкка, бигрәк тә урыс телле тыңлаучыга, таныту өчен берничә радиотапшыру үтте. Шагыйрьнең татар телендәге һәм урысчага тәрҗемә ителгән шигырьләре "Вагант” электрон нәшриятына урнаштырылган. Шулай ук, Зариф Бәширинең ике телдәге шигырьләре китап итеп бастыруга әзерләнә. Бабамның китабын бизәүне зур дулкынлану һәм җаваплылык белән үз өстемә алдым.
         Бәшири турында материал эзләгәндә һәм аларны өйрәнгәндә мин шулай ук искиткеч кеше, "Мәҗит Гафури — XXI гасыр" мәдәният фонды рәисе, шагыйрьнең оныгының хатыны Люция Камаева белән таныштым. Бу танышу бик кадерле, һәм аның белән арытаба хезмәттәшлек итү — минем өчен зур куаныч. Моны аңлату өчен бабамның тормышыннан берничә эпизод китереп үтәм.
        Зариф Бәшири Казан губернасы Чивил өязенең Чүти авылында мулла гаиләсендә туган. Аңа якында күп кенә чуваш авыллары урнашкан булган. Шуңа күрә шагыйрь чуваш телен, бу халыкның гореф-гадәтләрен яхшы белгән. Ул башта – Буа, соңрак Акъегет авылы мәдрәсәләрендә укыган. Мәҗит Гафури иҗаты белән ул нәкъ шул чорда танышкан. Бу егетне иҗатка дәртләндерә, ул үзе дә яза башлый. "Казан мөхбире" гәзитендә Бәширинең "Яшә, хөррият!" (1906) дип аталган беренче шигыре дөнья күрә. Мәҗит Гафури яшь шагыйрь өчен иҗат үрнәге була. Аның белән очрашырга теләп, 1907 елда бабам Казанга, "Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга килә. Ул бу вакытта инде Гафуринең аннан Уфага кайтып китүен белми.
         Унтугыз яшендә исә аның "Милләт кайгысы” дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Шуннан соң яшь авторның шигырьләре гәзит-журналларда басыла башлый. Орск һәм Ырынбур нәшриятларында Зариф Бәширинең 9 җыентыгы чыга. Шул ук елларда беренче проза әсәрләрен дә тәкъдим итә ул. Шуларның иң уңышлысы – "Чуваш кызы Әнисә”. Бүген ул чуваш теленә тәрҗемә ителгән.
         Гафури белән Бәширигә берничә елдан соң гына очрашырга насыйп була. 1927 елда "Яңа авыл” (хәзерге "Кызыл таң”) гәзитенең 31 октябрь санында бу очрашу турында мәкалә, ике әдипнең фотосы, бер-берсенә багышланган шигырьләре дөнья күрә. Алар үзләре генә түгел, гаиләләре дә дуслаша. Зариф Бәшири үзенең "Замандашларым белән очрашулар” китабында Гафуринең хатыны Зөһрәгә булган җылы мөнәсәбәтен, мәхәббәтен тасвирлый. Ул язучының шәкерте, фикердәше, көрәштәше була.
        Бәшири Габдулла Тукайның чордашы буларак та кадерле безгә. Бабам бөек шагыйрь белән бер вакытта Казанга килә. Суфиян Сафуанов үзенең "Шагыйрь һәм шәһәр. Габдулла Тукай Уфада” дип аталган мәкаләсендә аның турында "Тукай белән сыену урынын һәм ризык бүлешүче” дип нәкъ менә шуңа ишарә иткәндер. Габдулла Тукай үз вакытында Бәшири иҗатын каты тәнкыйтькә дә тоткан, бабам моны дөрес кабул иткән дип аңларга кирәк.
         Миңа бабамның истәлекләре, аның дуслары, каләмдәшләренең хатирәләре бик кадерле. Аның дусларының нәселен дәвам итүчеләрне үземнең дусларым кебек күрәм. Минем бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышлап эшләнгән истәлек билгесенең эскизы Уфа шәһәре хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсендә хуплануын да шатланып кабул иттем. Ул Ленин исемендәге паркка (элекке Ушаков паркы) урнаштырылачак.
         Зариф Бәширинең әдәби һәм публицистик әсәрләре узган гасырның беренче яртысында киң билгеле була. Илебезнең күп төбәкләрендә яшәп һәм эшләп, күп халыкларның мәдәниятен өйрәнгән, тугыз телдә сөйләшкән ул. Чуваш, уйгыр, үзбәк әдәбияты турында фәнни хезмәтләр язган.
         Фаҗигале язмышлы бабам "халык дошманы” исеме белән Сталин лагерьлары тәмугын үткән. 50нче статья буенча гаепсезгә хөкем ителеп, биш ел — Колымада, биш ел Бәләбәй районында сөргендә булган. Бәлки гәзит укучылар арасында бабам ул якларда яшәгән чорда аны белүчеләр бардыр. Ул 1956 елда гына реабилитацияләнгән.
         Язмыш сынауларына карамастан, тормышны яратуын, өмет-ышанычын югалтмаган, намусын саклап кала алган Зариф Бәшири.
     
    Энрике Бәшири,
     Зариф Бәшири исемендәге мәдәният үзәге рәисе.
    Категория: Мои статьи | Добавил: gafuri (17.06.2012)
    Просмотров: 1009 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz