Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » 2012 » Январь » 16 » "За самоваром у Мажита Гафури" в Cтарый Новый год
    10:02
    "За самоваром у Мажита Гафури" в Cтарый Новый год
    "За самоваром у Мажита Гафури"

     в Cтарый Новый год
      
      14 января в мемориальном Доме-музее Мажита Гафури прошла очередная литературная гостиная «За самоваром у Мажита Гафури». Собрались члены Фонда культуры имени Мажита Гафури, гости. На мероприятии чествовали с 90-летием со дня рождения доктора филологических наук, профессора, заслуженного деятеля науки Башкортостана, поэта, лауреата общественной премии имени Мажита Гафури Ахата Зайнетдиновича Нигматуллина. Ахат эфенди читал свои стихи, рассказал о своих встречах за Назаром Наджми и будучи молод душой спел лирическую песню на свои стихи и музыку, написанную под его влиянием и народную песню «Аллюки». Участники круглого стола от всей души поздравляли юбиляра и восклицали «Браво!».
       
      Ахат Нигматуллин зачитал свое открытое письмо Президенту Республики Башкортостан Рустэму Хамитову  о необходимости учреждения Государственной литературной премии имени первого Народного поэта Башкортостана Мажита Гафури. Все присутствующие поддержали инициативу ученого и литератора: высказались в поддержку письма и поставили свои подписи.
      Затем предоставили слово гостям. Впервые в нашу литературную гостиную пришли Энрике Башири с женой Полиной, композитор Наиль Нурмухаметов с женой Лилией, поэт Мухаммат Закиров, учительница школы имени Мажита Гафури (г.Туймазы) Райля Гареева. 
      Энрике Башири ознакомил с биографией своего деда Зарифа Башири, современника и друга Мажита Гафури, поэта, писателя, фольклориста, педагога (он преподавал в Институте Востока в Ташкенте), прочитал его стихи в переводе А.Кривошеева. Зариф Башири оставил воспоминания о современниках и значительную часть посвятил Мажиту Гафури.
       Член Союза композиторов России Наиль Нурмухаметов сообщил, что написал две части вокально-симфонического произведения на стихи Мажита Гафури. Поэзия Гафури его привлекла тем, что в ней он чувствует Восток. В данное время продолжает работу над третьей частью. Он продемонстрировал участникам литературной гостиной партитуру произведения.
      Поэт и журналист Мухаммат Закиров перевел на татарский язык стихи македонского поэта Панде   Манойлова, которые были опубликованы в газете «Кызыл тан». Панде Манойлов, восхищенный поэзией Мажита Гафури, посвятил ему стихотворение. На вечере М.Закиров прочитал свои сатирические стихи.
      

      Райля Гареева рассказала, что  школе № 1 имени Мажита Гафури в городе Туймазы исполняется 100 лет, пригласила руководителей Фонда директора Мадриля Гафурова (к сожалению всех присутствующих, на это мероприятие в силу своей занятости М.А.Гафуров не смог прийти) и председателя Совета фонда Люцию Камаеву на юбилей школы в качестве почетных гостей.
      Далее продолжилось неформальное общение, поздравления с наступившим старым Новым годом. 


    Раушания Нарбут

    Башкортостан Президенты

    Хәмитов Рөстәм Зәки улына ачык хат

     

    Мөхтәрәм Президент!

     

      Дөреслек һәм ихтияҗ күзлегеннән караганда мине генә түгел, ә миннән тыш башка бик күпләрне дә кызыксындырган, хәтта ки борчыган бер җитди мәсьәлә озак еллар буена гаделсезлек рәвешендә яшәп килә, ул – Мәҗит Гафури исемендә дәүләт статуслы мәхсус премия булдырылмау.
      Гәҗәеп пародоксаль хәл бу, ә шулай да, өстәнлек итә: Башкортостан әдәбияты да, Татарстан әдәбияте да М.Гафурины бик озак еллар буена тик үзенеке итү өчен көрәште. Бу көрәш (бәхәс) вакыты-вакыты белән бик кискен хәл кичергәнлектән, Мәскәүдә дә кат-кат тикшерелде. Аның нигезендә күп төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр ята. Шуларның берсе – М.Гафуриның үз әсәрләрен, ике халыкка да хас булган материалларны файдаланып, татарлар өчен дә, башкортлар өчен дә иҗат итүе (ягьни берьюлы ике халыкка хезмәт итүе).
       Икенче зур сәбәп: шушы хакыйкәтьтән ялгыш нәтиҗә ясау, ягьни бары тик бер якны гына каеру. Әйе, парадокс, ә шулай да яшәвен дәвам итә. Үзара тарткалашу асылда Башкортостан әдәбияты файдасына күптән хәл ителгән иде инде. Гоголь, С.Щедрин, Кол Гали, Р.Фахретдинов кебек бик күпләрнең мисалы үрнәгендә, башка язучыларның да берьюлы берничә халыкка хезмәт итәргә хакы бар. Мәҗит Гафури асылда яңа чор башкорт әдәбиятын нигезләүче, ә татар әдәбиятын яңы рухта үстерүгә классик өлеш кертүче дип танылды – шуның белән татар һәм башкорт әдәбиятчылары арасындагы бәхәс, аңлашылмаучылык  әллә ничә еллар элек ачыкланган, тынган иде инде.
      Ләкин Башкортостан хөкүмәтенең шунардан тиешле нәтиҗә ясап, тиешле чара күрмәве, ягьни Мәҗит Гафурига тиешле бәясен биреп җиткермәве, дөресрәге – кимсетеп каравы әле һаман да дәвам итә. Халык сизгер бит ул, аңлый бит ул. Менә чагыштырып карагыз. М.Гафури, бер яктан, яңа эчтәлекле һәм формалы башкорт әдәбиятын нигезләүче, хәтта шул әдәбиятның беренче халык шагыйре дип танылды. Бу факт тирән һәм бөек мәгьнәле вакыйгаларны үз эченә ала. Аеруча, әһәмиятлесе – М.Гафуриның үз язмышын куркыныч хәлләр алдына куеп, гомум халык мәнфәгатен яклап эзлекле рәвештә көрәшуе. Алыйк кадимчелек белән җәдитчелекнең тарихта ничек тирән булып узара үрелгән булуларын һәм аларга шагыйрьнең үзенең башкалар аңлавы фонында М.Гафуриның мөнәсәбәтен. Кадимчелеккә дә, җәдитчелеккә дә бер яклы гына карау да күп еллар буена хөкем сөрде, башта кадимчелек уңай бәяләнде, ә инде җәдитчелек мәйданга килгәч, аерем төркемнәр тарафыннан кадимчелек кире кагыла, җәдитчелек мактала башлады. Мәгьрифәтчелек көчәйгән саен кадимчелек кенә түгел, җәдитчелек тә тоташы белән кире кагылды, хәтта бик күпләр җәдитчелектә гаепләнде (бигрәк тә совет чорында). Образлы итеп әйткәндә, бу көчле язгы ташуга охшашлы агымда күпләр батты, котыла алмады, яки хәзрәт әйтмешли, иншалла белән гына котылды.
      Шушындый коточкыч болганчык агымнан М.Гафури хәтта чыланмыйча да чыга алды. Ни өчен? Шуның өчен, ул бу өлкәдә бөек акыллылык күрсәтте: мәсьәләгә тарихи яктан заман таләбе таккан котылгысыз үзгәрешләрне исәпкә алып якын килә белде. Зур игьтибарлык белән тирәнгәрәк баксаң, һәр нәрсәнең заманча яшәргә тиеш ягы бар икәне аңлашыла. Шушы күзлектән караганда, соңгы таб җәдитчелекнең мәктәп- мәдрәсәләрдә рус теле, математика, география, җыр-музыка кебек фәнни предметларны укытуны яклавы динсезлек карашы түгел, ә техника – тегү, йөрү, язу, эш башкару кебек машиналы механизмның доньяның мәйданга килуе, яшәргә хокук даулавы, буржуаз караш булу белән бер рәттән  реаль тормыш шартларын җиңеләйтә-якшырта төшү чарасы да икәнлек аңлашылды. М.Гафури шушы хакыйкатьне, бер яктан, дини караш, икенче яктан, буржуаз мәнфәгате кысырыклаган шартларда да күпләргә караганда алданрак һәм аныграк-ачыграк итеп күрде. Аның әдәбиятка аяк баскан көненнән алып мәгрифәтчелекнең җәдитчелектән үсеп чыкканлыгын аңлап шигырь язуы менә шушы хакта сөйли. Бу – бик зур, һәм бик бөек адым. М.Гафури карашынча җәдитчелек тумышы белән яңа, ягьни уңай роль уйнады. Ул бары тик мәгрифәтчелек үскәч, камилләшкәч кенә искерде.
       Әдиплекнең, аеруча шәхеслекнең ниндилеге, аның халык белән нинди бәйләнештә эшләвендә беленә, иҗтимагый хәлләр кискенләшкән чакларда Мәҗит Гафури кайбер әдипләр кебек куаклар арасында посып, яки читтән күзәтеп кенә ятмады, ә кискен вакыйгарның үзәгендә көрәшүчеләр сафында булды. Үзе әйтмешли, "Бер адым алга атлады да, халкым кайда икән” дип тирә-якны күзәтте, физик көчө белән дә, акыл-иҗат эше белән дә халыкка намыслы хезмәт итте.
    И-и, нинди генә авырлыклар, газаплар кичермәде ул бу юнәлештә! Ул бит хәтта төш вакытында ашарга алу өчен дип кесәсенә салып чыккан барлы-юклы акчасын да юлында очраган хәерчеләргә таратып, үзе  кичкә, өенә кайтканчыга кадәр ач йөри торган булган. Ул шәкертләрне, мохтаҗлык кичергәннәрне, революцион үзгәрешләргә ярдәм итүдә үрнәк була, лидерлык ролен дә үтәде. Бу хакта аның үзе язган бик күп әсәрләре һәм аның үзе турында башкалар тарафыннан язылган дистәлләрчә, йөзләрчә истәлекләр шаһитлек итә.
      Ул заманнарда башкорт-татар әдипләреннән кемнәргенә үз-үзләрен аямыйча кискен бәрелешләр уртасында актив катнашып йөреде икән? Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтовлармы? Әйе. Ләкин Мәҗит Гафуриның бу өлкәдәге һәм физик, һәм акыл-иҗади эшчәнлеге аларныкына караганда да дәвамлырак, эзлеклерәк, ялкынлырак – үзенчелеклерәк булды. Ул революцион хәрәкәткә әзерлек һәм һоҗум чорларының гына түгел, кара реакция, империализм, канлы революция һәм гражданнар сугышы чорларының авырлыкларын да уңга-сулга тайпылмыйча, халык белән бергә кичерде. Бу җәһәттән бик фәхемле һәм сәяси үткен бер фактка күз салып алу да үрдә әйтелгәннәрне тиешенчерәк аңларга ярдәм итәр, иншалла.
       Шигъри телне Гегель "метафорик сөйләм” дип атый. Күчерелмә, символик мәгьнәле һәм образлы сөйләм дигән сүз инде ул. Моны беркем дә инкарь иткәне юк, инкарь итә дә алмаячак. Ләкин аңлап җиткермәү, яки белмәмешкә салыну бар. Образлыкның канунын, тәгъбирләрен үзлештермәгәнлектән, берәүләр метафорик сөйләмнең ни икәнен,  метафораның нинди идея-эстетик көчкә ия булуын аңламый. Ә бу инде шигырьне өзек-өзек кенә, анда да туры мәгьнәсендә генә аңлауга этәрә. Бу асылда урта һәм югары уку йөртларында әдәбиятның специфик үзенчелекләрен методик яктан исәпкә алмыйча укутудан килә.
       Бу хакта, мөхтәрәм Рөстәм Зәки улы, сез үзегез дә бер чыгышыгызда әйтеп киткән идегез. Сез бик хаклы. Чынлап та безнең урта һәм югары мәктәпләрдә методиканы фәнни теоретик мәгнәсендә куллану бик нык аксый. Ярый бу күренеш тарихи яктан бик зур әҺәмияткә ия булса да, хәзергә калып торсын, чөнки әле сүзебез Мәҗит Гафури турында. Метафорик сөйләмгә әйләнеп кайтыйк.
    М.Гафуриның "1906 елның 1907 елга васыяте” һәм "1906 елга 1907 елның җавабы” исемле шигырьләрендә менә мондый юллар бар:
    "Кушылдылар бер урынга яшь кешеләр,
    Яшьләрдән итте хәвеф "Баш кешеләр”.
    "Һәр кешенең хакы тигез булсын! – диеп”
    Кычкырдылар зыялый һәм ач кешеләр”.
    Һәр шәһәрдә каһарманнар аяк басып,
    Залимнарның йөзләреннән каны качып,
    Баш шәһәрдә "баш кешелшр” коты очкач,
    Халыкларны туктаттылар Дум ачып”.
      Бу шигъри юлларда метафорик-символик алымнар ярдәмендә революцион бәрелешләрнең, үзгәрешләрнең чагылуыннан патша тарафтарларыннан котлары алынуы таәсвирлана. Шигырьләрдә болардан тыш тагы "җиңел түгел аударуы зур агачны”, "кан эчүче бүреләрнең явызлыгыннан кытылу кирәк, "баш шәһәрдәге”, "баш кешегә батырырбыз үткер тешне” кебек сәяси яктан инкыйлаби мәгьнәле тәгьбирләрдә бик мөһим урын тота.
    Кемнәрнеңдер шигырьләрдәге аерым кинаяләрне аңламаулары мөмкин, ләкин аерым жандармнарның, яисә байларның шигырьләрдәге "баш шәһәрдә баш кешеләр”, "кан эчүче бүреләрнең сынар теше”, кебек юлларның халыкны патшага каршы көрәшергә, халык өчен тигез хокуклы тормыш төзергә өндәү икәнлеген аңламаулары мөмкин түгел.
    Менә шуңа күрә дә 1915 елда суд палатасының прокуратурасы вакытлы матбугат комитетына Мәҗит Гафурига карата шикаять язып җибәрә. Шикаятьтә М.Гафуриның 1915 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгына арест салынуы, М.Гафуриның үзенең күзәтү астына алынуы әйтелә (Архив 1915 ел, 8 номерлы эш, 36 бит).
        Әммә М.Гафури күзәтү астында яшәгәнлеген белсә дә, патша тудырган гаделсез шартларга, күңелсез-гаделсез хәлләргә каршы көрәшүен туктатмый. 
    М.Гафури башкорт әдәбиятында, татар әдәбияты буенча булган эшчәнлегенә караганда да зуррак, мөһимрәк роль уйнады. Башкортстанда башкорт операсы асылда аның "Эшче” поэмасы буенча үзенең үк язган либреттосы нигезендә барлыкка килде. Ә прозасы?
    Октябрь революциясенә кадәр башкорт-татар әдәбиятларында берәүләр "әдип башка кешеләрнең уй-кичерешләрен белми, шуңа күрә реалистик әсәр яза алмый”, дип, Перверзевның субъектив идеализмына таянып "үз уй-кичерешләргезне генә әсәр итеп язарга кирәк” дип, икенчеләр "тормышның диалектик үсешенә нигезләнеп, уңай геройны революцион үсештә сүрәтләргә кирәк” дип, өченчеләр, "бу дөнъя фани-вакытлы, бакый мәңгелек дөнъя турында, күктәге тормыш хакында язарга кирәк” дип гауга күтәргәннәр, болганчык тудырганнар иде. Бердәнбер дөрес җавапны М.Гафури күтәреп чыкты. Аның:
    "Җырларма син миңа күк җырларын,
    Ялыктырды мине күк җыры,
    Мин җырлармын сиңа җир җырларын,
    Илһам алып эштән туп-туры”, - дигән шигъри юллары ул чакларда якты маяк ролен уйнады.
      Икенче төрлерәк итеп әйткәндә, М.Гафури – гомумән шагыйрь буларак та искиткеч көчле һәм үзенчәлекле шәхес ул. Хәтта Некрасовча итеп әйткәндә, гражданин буларак та, замананың, тормышның тиз үзгәреп торган мәлендә дә халык ихтияҗын өстөн куеп, шуларны үтәүгә иң өлгер җавап бирә баручы шәхес иде ул. Мондый ашыгыч хәлләрдә һәрвакыт һәр җәһәттән дә камил көчле шигырьләр язып өлгереп булмый. Үзләрен төрле юллар белән атаклы дип таныта алган шагыйрьләрнең барысында да йомшак шигырьләр аз түгел. Ә менә "1906 елның җиденче елга васыяты”, "1907 елның 1906 елга җавабы” кебек М.Гафуриның бик ашыгыч язылган шигырьләре дә идея ягыннан гына түгел, художестволылык җәһәтеннән дә бик көчлеләр. "Баш шәһәрдәге баш кешене”, "зур агачны аударуы җиңел түгел”, "Русиянең көймәсеннән чыкты ярык” һ.б. кебек үтә образлы метафорик тәгъбирләрдән тора бу шигырьләр.
       Ә башкорт-татар шагыйрьләреннән тагы кемнәрдә бар икән соң "Патша сайлау”, "Энә белән җеп”, "Сарыкны кем ашаган?”, "Урак белән чүкеч” кебек дистәләгән классик мәсәлләр; яки "Нур”, "Бир кулыңны”, "Кызыл байрак”, "Гөлләр бакчасында”, "Гәһет! һ.б. энҗе бөртекләре кебек шигырьләр. Нинди чорда, нинди максат белән һәм нинди куркыныч астында язылганнарын исәпкә алсаң, боларның һәр кайсысы үзләре генә дә аның авторын, ягни Мәҗит Гафурины, шагыйрь буларак та мәңгеләштерү өчен җитә.
      Мәҗит Гафури – ул асылда Башкортстандагы һәм Татарстандагы шагыйрьләре арасында беренче дәрәҗәле горурлык. Бик җиңел елларда төрлечә юллаулар ярдәмендә шагыйрь булганнарның инде менә әлләничәсендә дәүләт статуслы исем бирү хокукы бар. Ә Мәҗит Гафуридә юк.  Бу бик зур гаделсезлек, бу гарьлек.
       Төрек илләренең "ТЮРКСОЙ” исемле халыкара оешмасы Анкарада Мәҗит Гафуриның төрек телендә 295 битлек шигырьләре җыентыгын аерым китап итеп бастырып чыгарды. М.Гафури шигырьләре инглиз, болгар, македон һ.б. телләрдә чыга. Һәр кайда безнең Гафури халыкара әһәмиятькә ия булган бөек шагыйрь дип бәяләнә. Ә шагыйрьнең үзенең туган илендә нәрсә? Бу бик зур гаделсезлек. Ә Башкортстандагы зур уңыш казанган әдәбият һәм сәнгать әһәлләренә башкорт әдәбиятын М.Гафуридән башка күз алдына да китеререгә мөмкин булмаган эшчәнлек күрсәтүче Мәҗит Гафуриның үз исемендә дәүләт премия юк.
       Башкортстанда әдәбият һәм сәнгать буенча беренче дәрәҗәле дәүләти премия Салават Юлаев исемендә. Бу исем Салават Юлаевның үз җисеменә тарихи батырлык үрнәкләре белән органик бәйләнәме, акланамы? Салават Юлаевның хәерчелек хәленнән коткару өчен – башкорт крестияннәрен азатлык көрәшенә күтәрүе, көрәшсызлык, ярлыларга карата мәрхәмәтлелек күрсәтүен, каһарман полковник дәрәҗәсенә күтәрелүе, дистәләрчә еллар буен газаплы язалануларга чыдап ирек яулау идеалына тогоры калуы – сокланып туймаслык үлемсезлек үрнәге ул! Димәк, Салаватның Юлаевның үлемсезлек җисеме менә шунда. Шуңа күрә ул иҗтимагый, сәяси эшченлекләрне нигезле анализлаган-тикшергән капитал хезмәтләрнең беренче дәрәҗә, әдәбиятка-сәнгатька караганда да, әһәмиятлерәк дәүләти премиясен бирүгә лаеклы шәхес. Менә шунда аның җисеменең башка лаеклыларга йогынты ясаулык исеме.
       Ә дәбият һәм сәнгать буенча беренче дәүләти премиягә лаеклы кешенең мактаулы исеме М.Гафуриның иҗади  җисеменә бик тә лаек булыр иде.
     Хөрмәтле Зәки улы Рөстәм! Сез кыска гына вакыт эчендә дә байтак гаделсезлекә чик куйдыгыз. Гадел Президент булып танылдыгыз. Ошбу мәсьәләгә карата да гаделлек урынлаштыруга ярдәм итегезче.
    Изге эшегездә сезгә ныклы сәләмәтлек, яңадан-яңы уңышлар-казанышлар теләп
     

    Әхәт Нигъмәтуллин,

    Бөек Ватан сугышы ветераны, филология фәннәре докторы, профессор, шагыйрь.


    Просмотров: 1245 | Добавил: gafuri | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Календарь
    «  Январь 2012  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031
    Архив записей
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2017 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz