Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » 2010 » Ноябрь » 6 » В ИЯЛИ АН РТ состоялась Всероссийская научно-практическая конференция «Наследие Мазита Гафури и современность».
    12:37
    В ИЯЛИ АН РТ состоялась Всероссийская научно-практическая конференция «Наследие Мазита Гафури и современность».

    belem.ru/node/2872

     28 октябрь, 2010 - 20:10

    Татарстан һәм Россия галимнәре Мәҗит Гафури иҗатының төрле якларын ачтылар

     Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан "Мәҗит Гафури мирасы һәм хәзерге заман” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

     Мәҗит Гафури 1880 елда Башкортстанның Гафури районы Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә туа. Башта үз авылларындагы мәдрәсәдә укый, аннары күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Шул елларда бер-бер артлы әтисе белән әнисе үлеп китә, һәм моннан соң унбер-унике яшьлек Мәҗиткә үз көнен үзе күрергә туры килә. 1896 елда берәр зуррак мәдрәсәдә укуын дәвам иттерү теләге белән ул Өфегә килә, әмма ярлылыгы аркасында теләгенә ирешә алмый, бары 1898 елда гына, Троицк шәһәренә барып, мәдрәсәгә укырга керә. Әдәбият белән кызыксынып китү аның үзендә дә язу теләген тудыра. Ул Троицк мәдрәсәсендә укыганда беренче әдәби тәҗрибәләрен ясый. 1904 нче елдан аның язганнары китап рәвешендә дөнья да күрә башлый. Аерым алганда, "Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек", "Себер тимер юлы, яки әхвале милләт" кебек беренче китаплары басылып чыга. 1905 елда, Казанга килеп, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә һәм шул вакытта илдә көчәйгән революцион хәрәкәт йогынтысында үз иҗатында туган халкының реаль тормышына игътибарын көчәйтә, милли азатлык идеяләрен чагылдыра башлый. 1906 елда М.Гафури кабат Өфегә китә, һәм аның моннан соңгы тормышы нигездә шушы шәһәрдә үтә. Алга таба язучының иҗат эшчәнлеге елдан-ел активлаша бара. 1917 нче елга кадәрге иҗатын да ул үзен милләт язмышын кайгырткан, аның азатлыгы өчен көрәшкән әдип итеп таныта. Шундый милли уй-омтылышлар белән яшәгән әдип 1917 нче елгы Октябрь революциясен дә зур өметләр белән каршылый. Мәҗит Гафури үзенең иҗат эшчәнлеген төп ике юнәлештә алып бара. Бер яктан, ул әсәрләрендә, конкрет сыйнфый позициягә күчеп, гади хезмәт халкының тормышын үтә кырыс төсләрдә чагылдыра (мисал өчен "Кара йөзләр", "Тормыш баскычлары", "Шагыйрьнең алтын приискасында" кебек повестьларында). Икенче яктан, игътибарын илдә искене җимереп яңа тормыш төзү өчен алып барылган көрәшкә юнәлтә. Бу көрәшне тәэсирлерәк итеп күрсәтү максатында әдип әдәбиятның тәрбияви йогынтысы көчлерәк булган формасы — драматургиягә дә мөрәҗәгать итә. М. Гафури 1934 елда Өфе шәһәрендә вафат була.

     Конференцияне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин ачып җибәрде. Форум җыелышы ачылышы белән котлау сүзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов ирештерделәр. Кунак булып конференциягә Башкортстанның Гафури муниципаль хакимияте бүлеге башлыгы Г.Кәлморзин, С.Юлаев исемендәге дәүләт һәм М.Гафури исемендәге премия лауреаты шагыйрь Ирек Киньябулатов, М.Гафури мемориаль музей-йорты директоры Фәнис Янышев, "М.Гафури – XXI гасыр” мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый берләшмәсе директоры Мадриль Гафуров, Екатеринбург төбәк татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте Идарәсе рәисе Сөфхәт Надыров та килгәннәр иде.

     "Вакыт сынауларын үтеп, үз бәһасен дәлилләгән Мәҗит Гафури иҗатының көче аның халыкчанлыгында, милли азатлык, кешелеклелек идеалларын чын ихластан яңгырата алуында. Ул татар һәм башкорт халыкларында зур популярлык һәм тирән мәхәббәт казанган зур колачлы әдәби мирас калдырган. Бу мирас Татарстан һәм Башкортстанның мәдәниятен һәм әдәбиятын формалаштыруда гаять зур роль уйный. Конференция уздыру язучы иҗаты белән бүген дә кызыксыну барлыгы турында сөйли”, - диде Ким Миңнуллин.

     Конференциядә катнашучыларны Дәүләт Советы һәм республика җитәкчелеге исеменнән Римма Ратникова сәламләде. "Мәҗит Гафури – каләмдәш дусты, якташы Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, "тормышның төбеннән күтәрелгән”. Галимнәр, эзләнүчеләр аның күзгә нык бәрелеп торган ике төп сыйфатын ассызыклап үтә. Минем дә аларга тукталып үтәсе килә: беренчедән, ул, чын мәгънәсендә, халык язучысы булуы, гомере буена гади халык белән тыгыз аралашып яшәве һәм гаять вөҗданлы кеше буларак, иҗатында да нәкъ менә аның халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртуы. Икенчедән, 20-нче йөз башы татар әдәби мотын якыннан тоеп, аның дөнья мәдәнияте үсеше югарылыгына күтәрелгән иҗат интеллигенциясе белән бер сафта торып, милләтне караңгылыктан, милли изелүдән якты көннәр ягына өндәве, шул изге вазифага тартылуы. Ул шул мохитта кайнаган, бу дәвернең иң олуг шәхесләре белән хезмәттәшлек иткән. Бу, һичшиксез, аның иҗатында тирән эз калдыра”, - дип белдерде Римма Ратникова.

    Аның сүзләренә караганда, революциядән соңгы кискен социаль үзгәрешләр чорында әдипнең бар җаны-тәне белән яңа совет әдәбияты тудыру эшенә кереп китүе дә бик табигый иде. Шунысы кызык: татар совет язучылары аны яңа төр әдәбият тудыру өлкәсендә берникадәр идеаллаштырып, үзләренең кумиры дип тә санадылар. Бүген, гомум совет әдәбиятының әлеге мирасын яҗабаштан барлап, бәяләп чыгу таләп ителә. "М.Гафури мирасы да моннан читтә кала алмый. Аның әсәрләре классик әдәбият таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә, бүген аның иҗатын тар милли кысаларга бүлгәләп өйрәнү ни дәрәҗәдә аклана? Бу һәм башка күп сорауларга җавап табу – конференциянең максаты. Мәҗит Гафуриның мирасы олы, күпкырлы. Ул бездән ничек бар, шулай якын килүне һәм бүгенге яңа заманда объектив бәя бирүне көтә”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

     Мәҗит Гафуриның юбилеена Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан "Мәҗит Гафури. Сайланма әсәрләр" китабы әзерләнде. Басма кичә "Татарстан китап нәшрияты”нда яңа гына табадан төште. Анда әдипнең төрле сәбәпләр аркасында 80-нче елларда дөнья күргән дүрт томлылыгына кермәгән әсәрләре – шигырьләре, проза әсәрләре урын алган. Фәнни җыелышта ясалган 60ка якын доклад "Мәҗит Гафури: әдип һәм халык язмышы” җыентыгында дөнья күрде. Чараның бөтенроссия күләмендә уздырылуы да очраклы түгел. Конференция илебезнең төрле өлкәләреннән – Казан, Өфе, Стәрлебаш, Екатеринбург, Ульяновск, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән килгән галимнәрне бергә җыя. Һәм бу җыелыш Мәҗит Гафури исеменең бүген дә популяр, иҗатының бүгенге заманга аваздаш булуы турында сөйли.

     Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

       www.kzn.ru/tat/news/show/1855

           Казанда Мәҗит Гафури мирасына багышланган конференция оештырыла28 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан "М.Гафури мирасы һәм бүгенге заман” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

    Бастырылган: 27.10.2010 17:00

         28 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан "М.Гафури мирасы һәм бүгенге заман” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. 

        Конференцияне оештыручылар - ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан һәм Башкортстан Язучылар берлекләре. Анда танылган галимнәр, әдәбият, тел белгечләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашачак. Алар арасында - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, М.Гафури мемориаль музей-йорты директоры Фәнис Янышев, "М.Гафури – XXI гасыр” мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый берләшмәсе директоры Мадриль Гафуров, Екатеринбург төбәк татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте Идарәсе рәисе Сөфхәт Надыров. Бу турыда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан хәбәр иттеләр.


    Казанские ведомости
    Выпуск №: 163 от 29.10.2010
    Конференция к юбилею классика

      В Институте языка, литературы и искусства имени Г.Ибрагимова Академии наук РТ прошла Всероссийская научно-практическая конференция «Наследие М.Гафури и современность».
      Конференция состоялась в рамках праздничных мероприятий, посвященных 130-летию Маджита Гафури. В работе конференции приняли участие видные ученые, литературоведы, языковеды, работники образования и культуры регионов РФ. Как сообщает татарская электронная библиотека, татарский поэт Маджит Гафури родился в семье учителя 20 июля (1 августа) 1880 года в деревне Зилем-Каран Стерлитамакского уезда Уфимской губернии. В Казань Гафури приехал в 1905 году. Проучившись некоторое время в медресе «Мухаммадия», поэт переезжает в Уфу. Этот город стал для него родным. Здесь он жил до последних дней. Творчество Гафури многогранно. Он писал стихи, поэмы, повести, рассказы, выступал со статьями, пишет kitap.net.ru. Его произведения, написанные после Гражданской войны, рассказывают о героическом труде людей, строивших новую жизнь, дружбе между народами, любви.
     
    Подготовила Диана КАДЫРОВА
     
     
    Телерадиокомпания "Татарстан - Новый век"
     
    www.tnv.ru› Новости 
       ВСПОМИНАЯ МАЖИТА ГАФУРИ
      В этом году исполнилось 130 лет со дня рождения классика
       татарской башкирской литературы
     Мажита Гафури.
       Он - поэт, прозаик, драматург, публицист двух народов. В Татарстане его юбилей решили отметить научно-практической конференцией всероссийского масштаба.
     
       28 октября 2010 года в Институте языка, литературы и искусства Академии наук Республики Татарстан состоялась Всероссийская научно-практическая конференция «Наследие Мазита Гафури и современность». Конференция была посвящена 130-летию со дня рождения Мазита Гафури - классика татарской и башкирской литератур, поэта, прозаика, драматурга, публициста и общественного деятеля.
    Просмотров: 1034 | Добавил: gafuri | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Календарь
    «  Ноябрь 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930
    Архив записей
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2017 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz