Приветствуем гостей и посетителей нашего сайта!
Меню сайта
  • Главная страница

  • О Фонде

  • Мероприятия Фонда

  • Каталог статей

  • Обратная связь

  • Фотографии с мероприятий Фонда

  • Родственники Мажита Гафури

  • Филиал в городе Екатеринбурге

  • Услуги

  • Мини-чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Форма входа
    Главная » 2015 » Ноябрь » 12 » http://www.azatliq.org/content/article/27355753.html
    00:08
    http://www.azatliq.org/content/article/27355753.html

    http://www.azatliq.org/content/article/27355753.html

    пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2015, Казан вакыты 00:08

    башкортстан

    Уфада Мәҗит Гафури шигырьләре төрле телләрдә укылды

    Уфада Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында "Без Мәҗит Гафурины укыйбыз" дип аталган халыкара әдәби-нәфис бәйгесенең ачык этабы узды. Гафури шигырьләре башкорт, татар, урыс, мари, әрмән һәм инглиз телләрендә яңгырады.

    Бәйгедән күренеш
    Бәйгедән күренеш
     

    Конкурс берьюлы берничә вакыйгага: Русиядә һәм Башкортстанда Әдәбият елы, Җиңүнең 70 еллыгы, Мәҗит Гафуриның тууына 135 ел тулуга багышланган иде.

    Конкурста мәктәп укучылары, һәнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары катнашты. Өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Барлыгы 500дән артык кеше үз сәләтен күрсәтте. Башкортстанның ике дистәдән артык районыннан һәм шәһәрләреннән, Болгарстанның Варна һәм Шумен шәһәрләреннән, Беларус башкаласы Мински, шулай ук Эстония башкаласы Таллиннан да килүчеләр бар иде.

    Бәйгедә катнашучы балаБәйгедә катнашучы бала

    Нәфис сүз осталары берничә номинациядә көч сынашты – шигырьләрне һәм проза әсәрләреннән өзекләрне яттан уку, Мәҗит Гафури әсәре буенча инсценировка, әдипнең әсәрләре нигезендә иҗат үрнәкләре, аның шигырьләрен Русия һәм дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү. Иң яшь шагыйрьләр һәм прозаиклар өчен аерым конкурслар узды.

    Педагоглар һәм иҗат эшләре җитәкчеләре өчен фәнни-гамәли конференция дә оештырылган иде. Ул Русия халыклары әдәбияты каһарманнары мисалында патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен тикшерде.

    Мастер-класс бараМастер-класс бара

    Бәйгедә катнашучылар Уфада Мәҗит Гафури белән бәйле булган урыннарга бардылар, танылган татар һәм башкорт язучылары, шагыйрь һәм журналистлары белән очраштылар. Алар арасында Халисә Мөхәммәдиева, Лилия Сакмар, Нина Турицына, Марсель Сәлимов, Мадриль Гафуровлар бар иде. Германның “Гафу ит мине...” дип аталган спектаклен Мәҗит Гафури исемен йөртүче Башкорт дәүләт академия драма театрында карадылар.

    Рәмзия ЯкшибаеваРәмзия Якшибаева

    “Конкурста катнашучылар яхшы хәзерлеккә ия”, - дип билгеләп узды жюри әгъзалары. Кайбер уку йортлары шәкертләренең сәләтен аеруча югары бәяләделәр: Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернат укучылары, Ишембай шәһәре кадетлары, Күмертау шәһәренең 3нче санлы башкорт гимназиясе һәм башка уку йортларыннан килгән конкурсантлар эше аерым билгеләп үтелде.

    Мәҗит Гафуриның шигырьләре башкорт, татар, урыс, мари, әрмән һәм инглиз телләрендә яңгырады. Шулай ук урыс классикасыннан шигъри җәүһәрләр, туган төбәк шагыйрьләренең иҗат җимешләре яңгырады.

    Чараның максатлары – яшьләрне әхлакый һәм эстетик тәрбияләүдә әдәбиятнең ролен арттыру, әдәби уку традицияләрен кире кайтару, сәләтле балаларны табу һәм аларга ярдәм күрсәтү, профессиональ әдипләрне, журналистлар, рәссамнар, артистлар, китапханә хезмәткәрләрен яшь буын белән укыту-тәрбия эше алып баруга җәлеп итү.

    Конкурс Башкортстан республикасының Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән уздырылды. Конкурска нигез салучы – Башкортстанның “Мәҗит Гафури - XXI гасыр” мәдәният фонды.

    Просмотров: 470 | Добавил: gafuri | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Поиск
    Календарь
    «  Ноябрь 2015  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    30
    Архив записей
    Друзья сайта

    Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный конструктор сайтов - uCoz